Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чикле мөмкинлекләр чиксезгә әйләнсә...

Егерме-егерме биш еллап элек, газеталарда инвалидларың тормышы, яшәеше турында язылмый иде

Арабызда шундый кешеләр яши: аларга тормышта һәрбер адым, кечкенә генә җиңү дә зур авырлык белән бирелә. Әмма яшәргә омтылыш, теләк бик көчле үзләрендә, өстәвенә әнә шул бер адымның да, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. Һәм бу гамәлләре белән сокландыралар, уйландыралар, бик күпләребезгә үрнәк-өлге булып торалар. Дөрес аңладыгыз,  мөмкинлекләре чикле кешеләр турында сүзебез. Минем дусларым – язмам геройлары арасында да андыйлар байтак.

Ул елларда әле, моннан егерме-егерме биш еллап элек, ни республика, ни район газеталарында инвалидлар, аларның тормышы, яшәеше турында язылмый иде. Алар ничектер җәмгыятьнең онытылган бер кисәге, буыны булып, күләгәдә калган. Бүгенге кебек алар өчен аерым чаралар да үткәрелми, игътибар да юк, үзләре дә кешеләр белән аралашырга атлыгып тормый.

Ничек шулай туры килгәндер, белмим, бу кызыксыну каян башлангандыр, әмма үткән гасырның туксанынчы елларында мин үзеннән-үзе әлеге категория кешеләргә тартыла, эзли, таба, яза башладым. Әлегә кадәр иң укылышлы, иң тәэсирле язмаларым да алар турында булды. Геройларымның кайсы белән генә аралашсам да, алган хис-тойгылар өермәсе мине бик озакка үзенә бөтереп ала, онытырга ирек бирми һәм еш кына мин алар турында кайта-кайта язам... Ышанып язам, ничә язсаң да, бу язмаларның башкаларга да файдалы булуына, тормыш турында, яшәеш турында уйлана белгәннәрне генә түгел, уйсызларны да уята аласына һич шигем юк.

Хәтерлим әле, иң беренче булып Кариле кызы Чулпан Габделганиева турында язарга төштем. Болай да ничек каршы алырлар, нәрсә диярләр дип, курка-курка гына капкаларын ачуга, ишегалдында Чулпанның коляскасын күреп, хәлдән тайганым истә... Ул чакта шул әле мин мондый коляскаларның куркыныч әйбер түгеллеген, кем өчендер бик тә кирәкле гап-гадәти бер хәрәкәтләнү җайланмасы икәнен белми идем...

Язманың дәвамы белән "Хезмәт" газетасының 47нче санында танышы алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр