Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чикләүләр керткәч, Норма-Лызи маршрутында йөрүчеләр саны кимегәнме?

Коронавирус инфекциясен таралуга каршы тору максатыннан 22 ноябрьдән башлап 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә җәмәгать транспортында QR-код белән генә йөрү мөмкин. Әлеге чикләүләр безнең районны да читләтеп үтмәде.

22 ноябрьдән Норма-Лызи маршрутында да бары тик кюар-код белән йөреп булачак.

Чикләүләр керткәч, маршрутта йөрүчеләр саны кимегәнме?

– Маршрутта йөрүчеләр саны беренче көнне үк кимеде. Һәр кергән кешенең кюар-кодын тикшереп кертәбез. Кодлары булмагач, утыртмый киткән кешеләр дә булды. Аларның безгә ачуланасы да килә, әмма без чыгарган законнар түгел, халык шуны аңласын иде, – ди кондукторлар.

Әлеге хәбәрне ишетү белән райондашлар бик борчылды. Маршрутта йөрүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтәгеләр. Билгеле, аларда кюар-код юк.

– Безгә нишләргә? Әлеге маршрут бик уңайлы иде. Барасы җиребезгә вакытында барып вакытында кайту өчен кесәгә сукмый торган бердән-бер транспорт чарасы иде, – дип борчылуларын җиткерәләр өлкәннәр.

Әлеге чикләүләрнең тагын бер ягы бар. Маршрутта йөрүчеләр саны кимесә, автобусларны туктатмаслармы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус өстәмә чикләүләр ковид-19 QR-код антиковидные меры