Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чикләүләр мәрхәмәтлеккә чик түгел

Рецепт белән дарулар, азык-төлек алып кайту мәсьәләсе мөрәҗәгать булуга 1-2 сәгать эчендә хәл ителә.

Рецепт белән дарулар, азык-төлек алып кайту мәсьәләсе мөрәҗәгать булуга 1-2 сәгать эчендә хәл ителә, һәрберсен өйрәнәбез, үтибез, ди район социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина.

Районыбызда үзе генә гомер кичерүче олыларыбыз бу көннәрдә ялгыз калмады. Алар өчен «кайнар линия» булдырылды, олыларга беркетелгән социаль хезмәткәрләр белән бергә волонтерлар группалары һәр җирлектә бар.

Рецепт белән дарулар, азык-төлек алып кайту мәсьәләсе мөрәҗәгать булуга 1-2 сәгать эчендә хәл ителә. Мондый шалтыратулар көнгә күп булмаса да, ике-өч була, һәрберсен өйрәнәбез, үтибез, ди район социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенеӊ хезмәт хакыннан олы, ялгыз апаларга азык-төлек пакетлары тутырттырды. Аныӊ исеменнән ялгыз яшәүче һәм сәламәтлекләре чикләнгән Таузар авылыннан Әлфия Гыйльмуллинага, Нөнәгәрдән Ания Нигматҗанова, Арбаштан Мөкәрәмә Шиһабиевага бу бүләкләр тапшырылды, үз чиратында алар район башлыгына рәхмәтләрен җиткерделәр. Рамил Нотфулин, моны «пиар», «үз-үзеӊне күрсәтү, мактату», дип кабул итмәүләрен сорады, бары олылар бүгенге вәзгыять чорында ялгыз икәнлекеләрен тоймасыннар өчен эшләнгән адым, дип бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәрхәмәтлелек коронавирус үзизоляция