Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чикне узып яшьләр керде

“Балтачлылар безгә бөтен эшне эшләтеп җибәрмәкче бугай”...

Казанда узган сигезенче  Бөтендөнья яшьләр форумында катнашкан бер төркем делегатларның Балтач чиген узып кергәненә ун көнләп вакыт узды. Каршы алу мизгелләре, аэродромда, Балтач үзәк мәчетендә булулары, “Тимерком”, “Закиров” фермер хуҗалыгы, гомумән, шәхси эшмәкәрләр эшчәнлеге белән танышу,  Бөрбаш авылы мәктәбенә, әлеге җирлеккә кергән ир-егетләр пансионатына, Илшат Галиуллинның казылык ясау, Булат Фазлыевның агач эшкәртү цехларына сәяхәтләр турында сайтыбызда даими яктыртып килдек. Вакыт уза, әлеге форум күңелдә бер яктан Балтачыбыз өчен горурлык хисләре уятса, икенче яктан күңелдә якты хатирәләр калдырды. Яшь делегатларның күбесе дин юнәлешендә кызыксынучан булып чыкты. Балтач үзәк мәчетендә Рамил хәзрәт аларны иман йорты белән якыннан таныштырды, яшьләр мәчеткә янәшә салынган мәдрәсәгә, биредәге белем алу шартларына сокланды. Каникул булуга карамастан, кунаклар алдында чыгыш ясарга җыелган сабыйларның догаларны яттан белүләре, ана телендә шигырьләрне оста сөйләүләре, чит телләр өйрәнүләре соклану уятты. Тын да алмый тыңлаулары белән беррәттән алар балаларның һәр чыгышын телефонга яздырды-төшерде (рәсемнәрдә). Мәчетнең иң өске катында район тарихында беренче дини музей оешачагын белү дә зур кызыксыну уятты, мәчетнең үзендә үк ашханә булуны да хуплап кабул иттеләр. Аннан мәчеткә йөрүчеләр белән бергәләшеп өйлә намазы укыдылар. “Бөрбашка, Җәлил хәзрәт авылына барабыз” дигәчтен, йөзләрендә үзгә бер елмаю пәйда булды. Мең төрле мәшәкать илә гел сәфәрдә булган легендар шәхес Җәлил хәзрәтнең үзен күрмичә, ул яшәгән йортны, утарны биек, заманча автобустан күрү белән дә бәхетле иде алар. Бөрбаш урта мәктәбендә әдәп-әхлак кагыйдәләренә нигезләнеп тәрбияләнгән күркәм балалардан, аларның милли-музыкаль чыгышларыннан аерыла алмыйча торулары да күпне сөйли.

– Без нәкъ тә менә татар мохитен, аның авылларының яшәешен күрәсе, милли моңнарны ишәтәсе, гомумән, халкыбызның милли бизәкләрен өйрәсе килеп юлга чыктык, – ди Америкадан килгән яшь парлар Алия белән Илнур. – Әти-әниебез Лениногорск ягыннан, бирегә  гел Сабантуйларына кайтабыз. Үзебез дә Америкада Сабантуе үткәрәбез. Балтачның матурлыгына, миллилегенә  сокланып туялмадык. Гаҗәеп матур паркта милли ризыклар белән сыйлауларын, Бөрбаш балаларының милли киемнән каршылаулары, хәләл ризыклар онытылмас хатирәләргә баетты.

Франциядән килгән Әлфия Айзатова да балтачлыларның җитеш тормышта яшәүләре бакча, капка алды тулы чәчәкләрдән күренә дип бәяләде. Әйе, тормышың бөтен булмаса, матурлык күзгә күренми ул. Авыл саен диярлек мәчет булуның тәрбия мәсьәләсенә карата йогынтысы барлыгы сизелә, диде. Балтач мәчетеннән чыкканда Истанбулдан килгән яшь кыз ике алма өзеп алды, шуның берсен миңа сузды. Алманың ачы икәнлеген белә идем, шулай да, төрек кызының күңеле булсын, дип, каптым, ачылыгыннан йөземне җыермый көчкә түздем, ә яңа танышым, ачы булса да, ашап бетерде. Аның мәчет бакчасын җәннәт бакчасына тиңләп, аннан өзгән җимешне ташларга кыймавы аңлашыла иде. (Мин дә ташламадым, өйгә алып кайтып, чәйгә салып тоттым, тәме искиткеч чыкты – З.Ш). Бу хакта сүз кузгаткач, Истанбул гүзәле мәчетнең гаять тә изге урын икәнлеген, аның тирәсендәге һәр әйбергә сак карарга, исраф итүгә юл куймаска кирәклегенә басым ясады. «Бездә дә тормышта әрәм-шәрәм итүдән сакланырга тырышалар, исраф ителгән ризыклар күренми», дип сөйләшеп алдык. Чыннан да, әйберне яраксыз дип тотып атканчы, аны башка максатта кулланып булмыймы икән, дип уйлап карарга кирәк, димәк.

 Форумда катнашучылар Бөрбаш авылында эшләнгән ир-егетләр пансионаты белән  танышты. Биредәге төзекләндерү эшләренә, уңайлы шартларга янәдән таң калды.

Дингә карашы рәхимле, миллилеккә мөнәсәбәте аңлы, тормышны ярата белгән яшьләре булган татар милләте беркайчан да югалмас, инде дә телебезне саклауга мәчетләребез алынган икән, ана теленең яшәячәгенә шик калмый. Телне саклау, миллилекне югалтмау, диннебезне үстерү, гореф-гадәтләрне, йолаларны үтәү, тәрбиягә йөз тотуның Балтачыбызда чәчәк атуын форум делегатлары күреп, аңлап китте. Ә моның өчен физик көч белән акыл көчен бергә кушып, эшләргә дә эшләргә кирәк. Ә безнең Балтач эшләмичә торалмый.Форум делегатлары белән очрашу вакытында район башлыгы Рамил Нотфуллин да гел эш мәсьәләсендә сөйләде, хезмәт сөйгәннәрне биредә калырга өндәде. Ә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе безне, иң күп бала табучылар биредә, дип мактады. Авыл тормышының үзенчәлекләре белән делегатлар кичен, “Сабантуй” ял паркында танышты. Алар миллек бәйләргә өйрәнде, печән чапты, көянтә белән су ташыды, ат арбасына утырып йөрде, сыер сауды, сөттән каймак аерды. “Балтачлылар безгә бөтен эшне эшләтеп җибәрмәкче бугай”, – дип шаяртты алар.

 

Миләүшә ХАЛИКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьләр форумы