Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чиновник, ә син дөрес киенәсеңме?

Русиядә дәүләт хезмәткәрләренең дресс-кодын яки ничек киенергә тиешлеген бәян итүче документ әзерлиләр.

“Дресс-код. Дәүләт хезмәткәрләре өчен рекомендацияләр” дип аталган әлеге документ 18 биттән тора һәм аны Халыкара протокол һәм кросс-мәдәният коммуникацияләр протоколы үзәге директоры Галина Михайлова җитәкчелегендә төзелә. Бу документны төзергә югары җитәкчелек вазифаларында утырган яшь буынның бу мәсьәләдә ярымнадан булуы этәргән: чиновниклар этикетның иң гади кагыйдәләрен дә үтәмиләр, югары дәрәҗәләрдә кабул итүләргә дөрес киенә белмиләр.

Галина Михайлова артык кыйммәтле һәм затлы киемнәр киеп эшкә йөрү салым түләүчеләргә карата корректлы түгел дип саный.

Яңа регламент ир-егетләргә каракучкыл-зәңгәр костюм кияргә тәкъдим итә. Җәй вакытында күк костюм кияргә мөмкин. Галстук чиновникның тоткан урынына карап билгеләнә: дәрәҗә югарырак булган саен галстук төсе караңгыракка әверелә бара.

Хатын-кызларга исә күлмәк яки чалбарлы костюм кию киңәш ителә. Итәк тездән югары булмаска, киемнең өске өлеше белән аскысы бер төсле булырга тиеш. Түфли үкчәсе 5 сантиметрдан биегрәк булырга тиеш түгел. Оек тыгызлыгы 20 деннан артмаска, кара яки тән төсендә булырга тиеш.

Галина Михайлова Русия сәясәтчеләре арасында стиль үрнәге итеп Владимир Путинны, Валентина Матвиенконы һәм Сергей Лавровны атый, дип яза Өмет.

Автор : Кадикова Резида
Фото: Ачык чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киенү