Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чираттагы җиңү яки безне Россиядә дә беләләр

«Россиянең биш иң яхшы этник басмасы» Бөтенроссия конкурсы быел икенче мәртәбә  уздырыла. Конкурсның максаты – туган телләрне саклап калу һәм популярлаштыру, милли матбугатны үстерү, басмаларның дәрәҗәсен арттыру.

Милли газеталарның сыйфатын бәяләү конкурсы “Россия Журналистлар берлеге”  ярдәме , “Милли массакүләм мәгълүмат чаралары ассоциациясе» инициативасы белән үткәрелә.  Бу Россиядә этник басмалар өчен беренче махсус бәйге. Конкурс милли редакцияләрнең туган телләрендә контент булдыру һәм тарату буенча гамәли тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән. “Россиянең биш иң яхшы этник басмасы» Бөтенроссия конкурсында быел без дә катнаштык һәм  III дәрәҗә дипломантлар булдык. Бу безнең һәм сезнең уртак җиңүебез, хөрмәтле укучыларыбыз. Киләчәктә дә бергә булыйк, җиңүләребез дәвамлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев