Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чиркәү янган

Янгын турындагы хәбәргә комментарийларда күпләр әлеге хәлнең бик аяныч булуын билгели. Бу чиркәүгә бер гаиләдән инде биш-алты буын йөргәнлеген билгеләп үтүчеләр дә бар.

Бу объект мәдәни мирас объекты булып тора иде. Ул 1884-86 елларда Уфа губернасы меценаты Д. Стахеев акчасына төзелгән. Бүгенге көндә анда күптән түгел ремонт үткән булган.

Башкортстан буенча Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, янгын турында хәбәр 18 сәгатьтә килгән. Кичке сәгать җидедә янгын тулысынча сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк. Аны сүндерүдә 25 кеше һәм 9 берәмлек техника катнашкан.

Янгынның сәбәбе - яшен сугу, дип белдерәләр ведомствода. Килеп чыккан хәлнең нечкәлекләре ачыклана. Янгын урынында ашыгыч хезмәтләр эшли.

Янгын турындагы хәбәргә комментарийларда күпләр әлеге хәлнең бик аяныч булуын билгели. Бу чиркәүгә бер гаиләдән инде биш-алты буын йөргәнлеген билгеләп үтүчеләр дә бар.

“Шушы еллар эчендә чиркәүгә бик күп табигый һәм тарихи сынаулар үтәргә туры килгән. Әмма һәрвакыт аны бергәләп яңадан күтәргәннәр. Әле дә кешеләр гыйбадәтханәне тергезү фикерен белдерә”, – дип язган социаль челтәрләрдә Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов.

 

Фото “Туймазы хәбәрләре” гәзите сайтыннан.

Автор:Резеда Нуртдинова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев