Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чирмешәндә 64 ел элек янгында һәлак булган укучыларны һәм укытучыны искә алдылар

1953нче елның 14 декабрендә Чирмешәндә мәктәп бинасында чыккан янгында 15 укучының һәм бер укытучының гомере өзелә.

(Чирмешән, 20 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә 64 ел элек янгында һәлак булган укучыларны һәм укытучыны искә алдылар.1953нче елның 14 декабрендә Чирмешәндә мәктәп бинасында чыккан янгында 15 укучының һәм бер укытучының гомере өзелә. Керосин лампасыннан башланган янгын мәктәп буенча бик тиз тарала. Монда әти-әниләр, балаларын коткармакчы булып, утка ташланалар, дип яза җирле басма.

Мәктәпнең запас ишеген дә шунда куелган яңа җиһаз каплый. Тормышларын саклап калыр өчен, укучылар икенче каттан сикерәләр. Әмма барысы да котыла алмый, янгында 10нчы класс укучылары һәм аларның класс җитәкчеләре Ульяна Смалькова һәлак булалар.

Мемориаль үзәк хезмәткәрләре яшьләрнең ял итү үзеге коллективы белән берлектә әлеге фаҗиганең 64 еллыгы уңаеннан, чара оештырдылар. Кадетлар мәктәп-интернаты укучылары һәм укытучылары, район үзәгендә куелган һәйкәл янында җыелдылар, янгында һәлак булганнарны искә алдылар, чәчәкләр куйдылар.

 

Фото: nashcheremshan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын