Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чишмәләр иле син, авылым...

Тантананы авылыбыз имамы Мәгърүф абый Мөхетдинов азан әйтеп ачып җибәрде.

Чишмәләр - кешегә табигать тарафыннан бирелгән иң зур бүләк. Ходай Тәгалә тарафыннан җибәрелгән шушы бүләкне саклый беләбезме соң?
Кили авылы үзенең чишмәләре белән аерылып тора . Һәркайсының үз тарихы, үз язмышы, үз юлы, үз агышы ... Аллага шөкер, авылыбыз чишмәләре кадер-хөрмәттә. Әйләнә-тирәбезнең сафлык көзгесе булган чишмәләргә авылдашларымның игътибары бермә-бер арта. Аларны яңартып, тәрбияләп тору матур традициягә әверелде . Соңгы вакытта гына да тагын ике чишмәбез яңартылды. Әфган сугышы ветераны Фирдинат абый Нәфыйков тырышлыгы нәтиҗәсендә "Тукай" чишмәсе төзекләндерелсә, икенчесен яңартуда Габделбәр абый Әшрәпов һәм Габдрәфыйкъ абый Гарифуллин гаиләләре башлап йөрде. Шушындый авылдашларыма карап: "Авылыбызның яме бит сез!"- дип горурланмый калу мөмкинме соң?!
Чү, нәрсә булган Габделбәр абыйлар бакча башында?Олысы-кечесе шунда җыелган түгелме: ак яулыклы әби-апалар да, түбәтәйле аксакалларыбыз да, җилдән җитез йөгереп йөрүче киленнәребез дә, күбәләктәй нәниләребез дә биредә бүген. Йөзләрендә - шатлык-сөенеч! Чишмәгә исем кушу чарасы икән ләбаса биредә! Сөбханалла, нинди матур күренеш! Матурланган, бизәлгән, юллары төзекләндерелгән чишмә әлеге бәйрәмгә куанычын белдереп, аеруча күңеллерәк челтери бүген.
Тантананы авылыбыз имамы Мәгърүф абый Мөхетдинов азан әйтеп ачып җибәрде. Үзенең вәгазендә ул чишмәләрне кадерләү, хөрмәтләүнең изге, саваплы гамәл булуы турында сөйләде.

Дәвамы "Хезмәт" газетасында дөнья күрәчәк.

Халидә Гарифуллина,

Кили авылы мәдәният хезмәткәре.

автор фотосы.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев