Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чишмәләр иле син туган як яки күркәм гамәл кылучылар (+фото)

Чишмәләрдән башка авылны күз алына да китереп булмый, ансыз табигатьнең шигъри гүзәллеге юкка чыгар төсле. 

Элек-электән алар, сусыннарны гына басып калмыйча, халыкның рухын баеткан, болын-дәрьярларны сугарган. Норма җирлегенең Салкын чишмә, Бакыр, Изгеләр чишмәсе... Үзләрен карап, тәрбияләп торган өчен халык исем биргән Хәтирә, Гыйльфан, Гарифә, Нәсих, Нурислам чишмәләрен кем генә белми!

 Өйләргә су торба белән кергәч, кайберләренә хәтта чишмә суы турыдан-туры килгәч, анда йөрү сирәгәйде. Кайбер чишмәләр корый, юкка чыга да башлаган иде.

Сөенечкә, соңгы елларда чишмәләрне төзекләндерүгә игътибар арта башлады. Бигрәк тә, изге җанлы аерым фидакарьләребезнең бу табигать һәйкәлләренә җан кертүләре саваплы гамәл. Юкка гына элек-электән күпер төзүчеләр, чишмәләрне тәрбия кылучыларны изгелек ияләре дип санамаганнардыр!

Безнең Норма авыл җирлегендә дә  андый күркәм гамәл кылучылар аз түгел.

Илсөя Һадиева

Кариле авылы

Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының җомга санында таныша алачаксыз.

Гөлзидә Газизуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев