Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Чишмәләрне яшьләр карый", ди авыл халкы

Түбән Сосна авылында чишмәләр бик күп. Аларның һәркайсы төзекләндерелгән, чистартылган. Атамалары да матур: “Фагыйлә”, “Рәйхан”, “Гәрәй” һ.б. Авыл халкы әйтүенчә, “Гәрәй” чишмәсе арада иң күп сулысы булып санала.

— Халык, нигездә, “Гәрәй” чишмәсенекен эчә. Чөнки аның суын насослар ярдәмендә тутыртып торабыз, торбалардан бөтен өйләргә тарала, — дип сөйли Түбән Соснада яшәүче Рәфыйк Нәҗипов. — Заманында, “Вамин”да эшләгән чорда, хәзер Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев бездә депутат булып торды, аның тырышлыгы белән чишмә “өе” берничә ел элек профнастилдан матур итеп ясалды. Әле дә яхшы саклана. Авыл халкы карап торабыз. Исеменә килгәндә, Түбән Соснада Гәрәй абый бар иде. Йорты авыл читендә, тау башында урнашкан. Ә чишмә — тау астында, аларга якын гына. Элек ташулар көчле булып, кизләүне ком белән күмә, зыян сала иде. Гәрәй абый гомер буе шуны карады, саклады, һәрчак төзәтеп, чистартып торды.

— Иң сөендергәне — бездә чишмәләрнең барысын да авыл яшьләре кайгырта. Материалын да табалар, ясап та куялар. Аларның күбесе диндә, мәчеткә йөриләр. Изге, саваплы эш башкаруда бик активлар. Җитәкчелек тә сулыкларны контрольдә тота. Язга чыгуга, кизләүләр тирәсен чистарттыралар, вак таш салдырып, халыкка уңайлык тудыралар, — дип дәвам итте Рәсилә Нәҗипова. — Районда суның составы әллә ни мактанырлык түгел. Балтач безгә 5 чакрым гына. Шуңа халык “Гәрәй” чишмәсенә йөри. Суы бик тәмле. Өйгә су кергән булса да, кайчак үзебез дә барып килгәлибез. Урыны бик матур. Тау астына хәтле юллар һәрчак чистартылган. Элек чират торып, керне шунда чайкый идек. Шундый тәмле исле булып кибә иде. Каз түшкәләрен юганыбыз да истә. Булган барлык чишмәләр дә — кадерле чыганак. Әмма “Гәрәй” — иң данлыклысы һәм иң күп сулысы.

Лилия ЙОСЫПОВА

Чыганак: "Ирек мәйданы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чишмә