Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чиста суга ихтыяҗ кайчан бетәр?

Татарстанда торак пунктларны чиста су белән тәэмин итү эше дәвам итә. Агымдагы елда да су скважиналарын төзекләндерү, суүткәргеч челтәрләргә капиталь ремонт ясау, яңа җиһазлар урнаштыру эшчәнлеге республиканың һәр районында тормышка ашырылырга тиеш.

Билгеле булганча, республикада "Авылларны су белән тәэмин итү" программасы Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла. Әлеге программа кысаларында эчә торган суны тимердән чистарту станцияләре төзелә, махсус фильтрлар урнаштырыла, яңа скважиналар барлыкка килә, суүткәргеч торбалар яңартыла.

Кадере артканнан-арта

Чыннан да, чиста су һәркемгә тансык. "Ишегалдыннан аккан суның кадере юк" дигәндәй, аңа тиенеп яшәүчеләр сусызлыктан интегүчеләрнең хәлен аңламый. Ә кайбер авылларда чиста су гына түгел, яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларына сибү өчен "пычрак" суы да юк бит. Татарстан җитәкчелеге бу тармакта шактый зур эшләр башкарса да, проблемалы торак пунктлар һаман да күп әле.

Халыкны су белән тәэмин итү юнәлешендә никадәр зур эшләр башкарылуын аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән, әлеге программа гамәлгә кертелгәннән бирле, ягъни 2010-2014 елларда Татарстанда барлыгы 1368 чакрым озынлыктагы суүткәргеч торбалар сузылган, 145 су башнясы һәм 159 артезиан скавижанасы төзекләндерелгән. 2014 елда гына да республикада 328,5 чакрым озынлыктагы суүткәргеч торбалар челтәре төзелгән, 28 артезиан скважинасы һәм 38 су башнясы файдалануга тапшырылган. Нәтиҗәдә, 45 районның 115 торак пунктында гомер итүчеләр чиста су белән тулысынча тәэмин ителгән.

Агымдагы елга да планнар зурдан. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында хәбәр итүләренчә, тиздән Чүпрәле районының суүткәргеч челтәрләре төзекләндерелә башлаячак. Актаныш районының Татар Суыксуы һәм Мари Суыксуы авылларында, Кама Аланында да су торбалары рәткә китерелергә тиеш. Бөгелмә районының Анненков авылында урнашкан "Баряшево" насос станциясен торгызу өчен дә тиешле күләмдә акча бүлеп бирелгән.

Икешәр ай интектек...

Без әлеге эшнең башланып китү-китмәве белән кызыксынып, Актаныш районының Татар Суыксуы авыл җирлеге башкарма комитеты белән элемтәгә кердек. Авылларны су белән тәэмин итү өчен суүткәргеч торбалар сузу эшен башлап җибәрү халык өчен чын мәгънәсендә зур бүләк булган.

- Җәй айларында кайбер урамнар икешәр ай су күрми торганнар иде. Беренчедән, авыл зур. Өстәвенә, ике авыл да суны бер үк чишмәдән ала. Суүткәргеч торбалар да иске - алар 1978 елларда ук сузылган, шунлыктан күбесе бик тузган. Аварияләр даими булып тора, торбаны төзекләндерү өчен суны тагын аералар... бик җәфаландык инде, - диде Татар Суыксуы авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Гүзәлия Хамматова.

Халык тиздән биредә су проблемасы бетәр дип өметләнә. План нигезендә, ике авылда артезиан скважинасы казылып, суүткәргеч торбалар шуларга тоташтырылырга тиеш. Шулай булганда, ике авыл да су белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Урамда колонка булмый, су һәрбер йортка кертелергә тиеш. Хәзерге вакытта скважина урынын билгелиләр, ә авылда суүткәргеч торбалар суза башлаганнар.

Балтач үзәге борчуга сала

Актаныш һәм Бөгелмәдән кала, Баулы, Азнакай, Балтач, Биектау, Кама Тамагы, Мөслим, Сарман, Болгар һәм Тәтеш районнарында да суүткәргеч торбаларны рәтләргә ниятлиләр.

- Бүгенге көндә безнең районда иң мөһим проблемаларның берсе - Балтач үзәгендә урнашкан, узган гасырның 60-70нче елларында ук төзелгән тимер су торбаларын полиэтилен суүткәргечләргә алыштырып бетерү. Бу - шактый четерекле һәм чыгымлы эш. Аларның гомуми озынлыгы якынча 32 чакрымга җитә. Алдыбызга ел саен якынча 5 чакрым озынлыгындагы суүткәргеч торбаны алыштыру максатын куйсак та, бу эшне һаман да тулысынча тормышка ашырып бетереп булмый әле, - диде Балтач районы башкарма комитетының төзелеш бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев.

Авылларда су белән бәйле проблемалар әллә ни зур түгел икән. Килеп туган мәсьәләләр вакытында хәл ителә, дип ассызыклады җитәкче.

Шул рәвешле, быел Татарстанда барлыгы 301,29 чакрым суүткәргеч челтәре, 38 артезиан скважинасы, 45 су башнясы төзелергә тиеш. Хәзерге вакытта ремонт эшләре башлап җибәрү өчен тиешле документлар әзерләү һәм төзелеш материаллары белән ярдәм итәчәк оешмаларны билгеләү эше бара.

http://intertat.ru

Фото: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/45595-chista-suga-ihtyiya%D2%97-kaychan-bet%D3%99r?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250