Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чисталыкка бер караш

Район күләмендә җирләр кардан арчылуга, пычраклар күренә башлауга җыештыра барырга дип сөйләшенде.

Җирлекләргә авыл тирәләрен чиста тотарга кушылды. Кече Лызи авыл җирлеге Казан юлына алып чыга торган дамба кырыйларын чистартып, чүп-чарны пакетларга тутырып, әзерләп куйган. Су-сок савытларыннан, тәмәке капларыннан күп әйбер юк. Һаман да табигатьне чиста тотарга өйрәнә алмыйбыз, авыр микәнни инде чүпләрне машинадагы бер пакетка салып куярга…
Без бит шулай эшлибез, һич авырсынмыйбыз, аннан аны юлда очраган чүп контейнерына атып китеп була. Күрәсең, авырдыр инде, болай кем дә булса үз эшеннән бүленеп, авырсынмый гына җыештыра бит…
Моннан чит регионнар үтеп йөрми инде, шул тирә авыл кешеләре уза… үзебезнекеләр дип әйтүем… Андыйлар чисталыкка бер караш ташлап алсалар начар булмас иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250