Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чисталык “корбаннары” (+фоторепортаж)

Кичә район административ комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Анда Салавыч, Чепья, Субаш җирлекләрендә яшәүче гражданнар катнашты. 

Чисталык икеайлыгы башланып китүгә ун көн вакыт узып китте. Алай да райондашларыбыз әле тирә-юнен чистартуга җиң сызганып керешмәде. Кар бетмәгән килеш ничек җыештырыйк дияргә ашыгучыларга шуны әйтәсе килә, бүген комиссиянең утырышында катнашкан гражданнарның күбесе үз территорияләреннән читтә төзелеш материаллары тотучылар. Ә бит инде алар әле генә өелмәгән, димәк, чисталыкның башы көздән дә тәэмин ителергә тиеш. Дөрес, төзелеш алып барганда материаллар булмый калмый инде капка төбендә, тик моның белән проблема тумасын өчен авыл җирлегеннән тиешле белешмәне алырга кирәк. Бүген кече судта катнашучыларга да бу хакта аңлатылды һәм 15 майга кадәр төзелеш материалларын үз территорияләренә урнаштыру бурычы йөкләнде. Әлегә алар кисәтү белән калса да, киләчәктә тиешле таләпләр үтәлмәсә, штрафлар да салыначак, ә алары инде күләмле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык икеайлыгы