Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чит кешегә бирергә ярамый торган сораулар

Түбәндәге сорауларны биреп, кешенең хәтерен калдыра күрмәгез!

Сезгә ничә яшь?

Хатын-кыздан ничә яшьтә булуын сорау – ахмаклык билгесе, чынлыкта бу сорауны ирләргә дә бирергә ярамый икән. Кеше турында белү теләгең зур булса, социаль челтәрләрдән эзлә. Күп вакыт анда үзләренең яшьләрен күрсәтәләр. «Без сезнең белән яшьтәшләр кебек, ахры» кебек җөмләләр әйтү дә дөрес түгел.
Яшегезне сорыйлар икән, 98 диегез. Шаяртып, сүзне читкә җибәрергә була.

Аллаһка ышанасызмы?

Дин турында әңгәмәдәшегез үзе сүз кузгатса гына башлый аласыз. Әмма бу мондый сорау бирергә ярый дигән сүз түгел.

Кайсы җирең авырта?

Сырхауханәдә танышыгызны очраткач, бу сорауны бирә күрмәгез. Янәшәгездәге кешенең хәле китсә генә бирергә була ул сорауны. Анда да үзегезне ничек хис итәсез дип кенә сорагыз.

Бу синең үз чәчеңме? Иренеңне кабарттыңмы әллә? Куйган керфекләрме?

Артык кызыксыну, төпченү дә килешми. Якын иптәш кызыгызга исә бирә аласыз, әмма чит кешеләр барында түгел.

Кайчан кияүгә чыгасың?

Ир-атларга да кайчан өйләнәсең дигән сорау бирү әдәпсезлек санала.

Бала көтәсеңме?

Әгәр дә күзгә ташланып торса, сине котларга була икән дияргә була. Икеләнәсез икән, дәшмәвегез хәерле. Хатын-кызның эче торт ашагач та кабарып чыгарга мөмкин.

Сайлауларда кем өчен тавыш бирдең?

Бу сораудан җитди конфликт чыгарга мөмкин.

Тазарып (ябыгып) киткәнсең, ахры?

Мондый сорауны бик якын кеше генә бирә ала.

Күпме акча эшлисең?

Чит кешенең акча янчыгына керергә кирәкми. Сезнең үзегезгә шундый сорау бирсәләр, миңа җитә дип, төгәл сумма әйтүдән качыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев