Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Читкә чыгып та эшлиләр

Әшрапов Солтан Йосыф улы 1952 елныӊ 7 ноябрендә Нөнәгәр авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, Казан авыл хужалыгы институтына укырга керә. «Инженер-механик» белгечлеге алып, армия сафларында хезмәт иткәч, туган авылына кайта.

1977 елдан 1991 елда «ВЛКСМныӊ 50 еллыгы» исемендәге колхозда баш инженер, 1991-1995 елларда колхоз рәисе булып эшли. 1995 елда газлаштыру барышын арттыру тәлап ителгәч, районда башкаланыӊ «Татгазсельстрой» оешмасыныӊ күчмә колоннасын төзи. Бу оешма Чепья ягынлдагы авылларга газ трассаларын сузу, социаль объектларга, шәхси йортларга газ кертү эшләрен алып бара. 2015 елга кадәр күп авылларга су китерү, сугыш ветераннарына суы-газы кергән аерым йортлар салу белән шөгылләнәләр. Шулай ук күрше Киров өлкәсе, Мари-Иле республикасында да күләмле эшләр башкаралар. Тормыш иптәше, укытучы Наилә Җәвитовна белән бер ул, бер кыз үстерәләр, 5 оныклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев