Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Читтә кала алмадым”

Каенсар авылыннан исән-сау булган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, Чепьядагы Халыклар дуслыгы музее директоры Гарифҗан ага Галиев, 87 яшендә яуда калган авылдашларына үз инициативасы, үз теләге белән һәм үз акчасына һәйкәл төзетеп, бик күпләрне сокландырган иде инде.

Юк, ул заманында ниндидер югары постлар да биләмәгән, күктән ишелеп төшкән дәүләте дә  юк, лотереялардан зур табыш та отмаган... Күптәннән күңелендә йөргән хыялыңны тормышка ашыру өчен, теләгәндә, пенсия акчасын да җиткерергә, алай гына да түгел, һәйкәл төзетергә дә була икән ләбаса. Һәм өлкән яшьтә булуың да киртә була алмый икән. Гомеренең күп өлешен Чепьяда үткәрсә дә, туган авылын, авылдашларын онытмавы да хөрмәткә лаек.

Аннан соң ул ел да диярлек авылдашларын шул һәйкәл каршына мул сыйлы табын артында гәпләшеп утырырга чакыра башлады. “Авыл көне” дип аталучы бу бәйрәм өчен дә бик рәхмәтле каенсарлылар аңа.

Инде менә быел 93 яшьлек ил агасы – Гарифҗан ага авылдашларына матур күл – плотина төзетүдә матди ярдәм күрсәткән.

–Утыз ел элек ул урында буа бар иде, унөч чишмәнең суы шунда җыйнала иде, – дип искә ала ветеран. – Быел авылдашларның шул буаны яңартырга җыенуларын белгәч, читтә кала алмадым.

Әлеге плотинаның 250 мең сумлык өлеше үзара салым, Субаш авыл җирлеге бюджеты акчасына төзелсә, калган чыгымнарны Гарифҗан ага Галиев “күтәрә”. Өч көн бәйрәм ясап, район җитәкчеләренә, авылдашларына, якташларына күрсәтә ул әлеге плотинаны. Тирә-юненә агачлар утыртылган бу урынның авылдашлары өчен менә дигән ял итү урыны буласына сөенеп, ышанып. “Хәниф Бариев җитәкләгән “Мелиорация” оешмасы егетләре бик тырышып, булдырып эшләде, бик зур рәхмәт аларга”, – ди ветеран.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев