Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чәнечкеле робагыйлар

Үз телеңнән кимсенеп гел шыңшып йөрмә, Тел төрендә түгел зиhен , гыйлемлелек. Белем тауына менәрсең, булса синдә Зур омтылыш hәм тырышлык, иң дә элек. *** "Икмәк булса җыр да була",- дидек элек, Җыр хакимлек итә хәзер эстрадада. Кырлар гына җырга сусар, ахырысы, Җырлап эшкәртүче аны бетеп бара. *** Канун ул...

Үз телеңнән кимсенеп гел шыңшып йөрмә,
Тел төрендә түгел зиhен , гыйлемлелек.
Белем тауына менәрсең, булса синдә
Зур омтылыш hәм тырышлык, иң дә элек.
***
"Икмәк булса җыр да була",- дидек элек,
Җыр хакимлек итә хәзер эстрадада.
Кырлар гына җырга сусар, ахырысы,
Җырлап эшкәртүче аны бетеп бара.
***
Канун ул мәҗбүри гап - гадиләр өчен,
Түрәләр үтә бәреп , тормый әйләнеп.
Бөтәрләп тыгарлар үзеңне зинданга,
Канун - hәркем өчен , дип, торсаң бәйләнеп.
***
Түбәндэ эшләде үз-үзен " җәлләми";
Имде казнаны , сауды бур түрәләрне.
Күрделәр... куйдылар иң җаваплы эшкә,-
Ишләре - бур түрәләргә каршы көрәшкә.
***
-Галиҗанәп китап, кая син югалдың ,
Эзлибез сине, булып зар-интизар ,
-Язмыш авыр минем, бар җирдән куалар,
Идән астында мин хәзер - партизан...
***
Кызыл сүзләр түгел Кояшның нуры,
Җылы сүзләр бирә күңелгә җылы,
Кырыс сүзләр өзә күңелнең кылын,
Тупас сүзләр кимерә бәгырь кырын.
***
Бур түрәләр эшли бурлык яшертен,
Уйлап:
"Белми аны миннән башка hичберкем."
Тынычланасыз юкка, әй , түрәләр,
Бурлыгыңны биктә сакла, күрәләр.
***
Бәреп әйтү - күп кешегә бирелмәгән.
Күпләр риза - тамса аңа әз-мәз сәмән.
Шуңа түрәләр катламы котырына,
Җылы урын, акча күрсә күзләр тона.
***
Мин аптырыйм берәүләрнең фикеренә, -
Үз илеңә ник кылмаска шөкеранә?
Һәрбер илнең мактанычы - аның халкы,
Илен данлау, яратудан ныгый холкы.
***
Зур китапта кызыл эздәй hәр сүрә:
"Кайда бул , нәрсә эшлә - Ул күрә! "
Кыюланып , сорау юллыйм Ходага:
"Сабыйлар ботарланганда Син кайда,
Карап , күреп торудан соң ни файда?!"
***
Халык әйтә хак сүзләрне армый-талмый,
Өстәгеләр нигә аңа колак салмый?
Халык әйткән, барыбер , чыга берчак өскә;
Тик ул була йә чуалыш, яки фетнә,
***
Ник Думага гел акчалы ,- маллы килә?
Ә маллының башы шашкан бер уй белән:
"Халыкның да бар мәнфәге , да , кәнишне, Үземнеке тулып ашсын , тишми эчне! "
***
Әй , тырышалар авылны бетерергә!-
Кайберәүләр әзер аңа төкерергә.
Төкерек кадәр шул аңа игътибар , ярдәм,
Ярый әле авыл халкы түзем , бердәм.
***
Кемнәрдер , кайдандыр эзлиләр экстрим,
Экстрим авылда бит, гайрәтеңне чүктерим!
Чор - гасырлар буе изелә крәстиән,
Изелү ярышында ул чемпион!
***
Гади кеше ялгыша - тиз ботарлыйлар,
Миллиардлап урлаганны... тоталмыйлар.
Эләксә ара-тирә җонкул бәндәләр,
Чәйниләр , чәйниләр дә ... җибәрәләр.
***
Министрлар илне талый - йә, бу ни бу?
Бу түгел сиңа түшкәдән калҗа умыру.
Балык баштан чери дип , халык рас сөйли,
Сөйләу нәрсә?! Факт - ил баштан ,әнә , чери.
***
Әй , кеше , бу системада син гади винт,
Винт булсаң да , синдә тотар көч бар бит!
Йөрмә шәлперәеп - ныгы, тарт, боргычлан,
Син нык булсаң , система да яшәр тынычлап.
***
"Диндә көчләү юк " , - диләр. Минем белдерү:
Ни соң тәгълиматне шыплап сеңдерү?
Тәгълиматләр тарихында тәҗрибә ачы,-
Тора-бара зомбилана адәм баласы
***
Буталма , кеше , кем кая тартса да,
Поп белән мулла да , хәтта, патша да.
Һәрвакытта таян үз намусыңа,
Намусыңны җилләт , әгәр керләр кунса.
***
Гади халыкка игътибар hәм терәк сирәк,
Үзең булмагач Думада - син кемгә кирәк?!
Барсын да хәл итә " симез " ләр - без шундый ил ,
Шуңа, ахырысы, газаплый чир артыннан чир,
***
Остазым син минем , и , Гомәр Хәйям!
Шигъриятең синең - угым hәм җәям.
Угым - сәрхүшкә, " җонкулга ",гуҗга , бурга,
Ул хәшәрәтләр бар шул hәрбер чорда.
***
Кикергәндә аңкып торды гуҗ тамагың,
Түрәләрнең күп яладың шул табанын.
Хәзер менә яларга юк форсат , хәлең,
Туры сүздән ышык эзләп йөргән мәлең.
***
Мәскәү гел булмакчы хәйләкәр төлкедәй,
Әмма үзе калыр бер шыр көлкегә;
Халыклар ятмаслар ябышып бер телгә,
Мәскәүләр наданнар бу эштә гомергә.
***
Бетерделәр колхозны , тотындылар авылга.
Бу вәзгыять ил өчен килмәсме соң авырга?
Безгә шул - башкаларны имәргә каламени,
Без , нәрсә , хәзер инде үги үк баламени?
***
Куып керттеләр безне бер кысага - БСО,
Яңа хәсрәт , яңа борчу hәр яңа көн туса.
Китә алмый базарга , көр үгезләр мөгри,
Кадере юк хезмәтнең дип, авыл агай иңри.
***
"Ино... да "шишка ", уйлыйсың: " Хар-а-а-п!"
Ә ул бары тик гади бер карак.
Казнаны талый , тормый да санап,
Кыйбласы түнгән заманга ярап.
Ә заманасы...?! - Мәхшәр , буталыш,
Бер-берең хурлау , бугаздан алыш!...
Әрсезләр кайтыш булса да эшкә,
Алдап , хәрәмләп менәләр өскә.
***
Берәүне алдылар эше бик пешмәгәч,
Куйдылар өскәрәк - вәт сиңа пәрәмәч!
Сөйләнсә дә анда теле-телгә йокмый,
Тонган күкәйдән бит бәбкә чыкмый!
***
Бер эшкә куйдылар - кудылар үзләштергәч,
Икенчедән дә кудылар - карга санап йөргәч,
Өченчедә дә бер эше дә бармый,
Әйтемдәгечә - эттән койрык калмый.
***
Бу ачыктыр инде хәзер hәр балага;
Дәүләт куйды халыкны бәя - кабалага.
Бәяләрнең арта гел дә яңасы,
Бармы мирдә әллә Әндри казнасы?!
***
Бу тормышта кемнәр,димсез, мәхрүм чиксез? -
Кемнәр яшьли сугыш ачысыннан үксез.
Хөкүмәт бит хәллеләргә ярдәм суза,
Ә үксезләр гомер итә сыктый-сыза.
***
Китмәдем чит-ят җиргә , торса да дәшеп,
Нигеземне ятимләп, таркатып - чәчеп,
Туган җирдә җир сөрдем, шул булды кәсеп,
Минем өчен шушылар иң олы бәхет!
***
Сайланганда депутат ул халык вәкиле,
Думада ул " Бердәм аю " , симез тәпиле.
Байлык ул бар кешенең аңын томалый,
Халык шуңа сукрана , белә , чамалый.
***
Ирек алгач , котылдык , дидек. сактан,
Ләкин тынычлык юк бер тараф-яктан.
Инде " тартманы " да кабызырга куркам,
Анда - бурлык , көчләү, кем кемнедер аткан!
***
Кылыч тотып толялар hәм вовалар
Диюләргә каршы яуга баралар.
Тик диюләр сафы көчле -- карурман!
Җитмәсә , яу субашлары -- " убырман "...
***
Аз-маз хилаф кылган белән юк мәрәкә, -
"Зәңгәр фонарь " яки шампан арт шәрәфкә!
Урлагансың икән миллион , миллиард,-
Даhилыкта тиң юк сиңа, син -дәрәҗә!
***
Берәүләр мәгарифтә алгарыш ди,-БДИ,
Икенчеләр надан кала балалар , ди.
Тарталар төрле якка заман баласын,
Тарткан күк Крылов бабайның арбасын.
***
Рәсәй-ил умарта күченә бәрабәр;
Һәр икәүдә - эшче кортлар hәм әрәләр.
Аерма шул: әрәләр күчтән сөрелсә,
Рәсәй-илдә алар халык җилкәсендә.
***
Илдә кануннар йомшак - кем файдасына?
Әлбәттә , кемнәр хуҗа ил арбасына.
Шуңа илнең эчен басты " убыр- кортлар ",-
Еленалар , гуҗ лужковлар , сердюковлар...
***
Килеп кердек бөтендөнья сәүдәсенә,
Ыштансызбыз - калдык адәм көлкесенә!
Ыштанны да шул базардан сатып алдык,
Ыштан да тегә белмибез - нинди гарълек!
***
Зиратта да кемдер күрсәтә байлыгын,
Мәрмәрләрдән корган була корылмалар.
Мәрхүмнәргә боларның ни хаҗәте бар?
Карарга , дип , алар мәңге торалмыйлар.
***
Ник булмадым икән яшен , булсам әгәр
Явызларны hич җәлләми сугар идем;
Җир чистарыр карак , убыр , вәхшиләрдән,
Гадел халык рәхәтләнеп сулар иде!
***
Рәсәй йөзе үз курчагы сыманрак;
Берсең ачсаң , икенчесе чыга торган.
Ачасың , дип , начарлык инде бетәр,
Килеп чыга хәтәрлек гайре хәтәр!
***
Бер бәндә алгач " урын ", әйтте күршесенә:
"Эшең кара , йөрисең эт типкесендә."
Очырттылар урыныннан , тибеп артына,
Сөйләнми хәзер эт типкесе хакында, -
Чөнки үзенең " яхшы " типке артында!...
***
И , Рәсәй , " даhи " илбашларың синең
Тәхетеннән очкач нигә хурлана?
Акыллы hәм инсафлы юлбашчылар
Үстерә алмый мени соң Ил-ана?
Зәгыйфь агачтан коела җимешләр,
Балык та бит чери башлый баштан.
Халыклар каны сеңгән нигезеңә,
Шуңа ,ахыры , " алышына " илбашлар.
***
"Карамай" hәм " зәңгәр утын " читкә ага,
Кирәк - ярак ясау илнең килми кулдан,
Нигъмәтләрне җирдән суырып бетерсәләр,
Калмабызмы утырып без коры комда?
***
"Коррупчыга хана! " - диләр. Сүздә генә,
Илкараклар әле hаман үргә менә.
"Көрәш" - дигән сүз булды, ахры,тизләткеч,
Милли он , миллиардлап урлыйлар - үлеш!
***
Коррупция , ришвәтчеллек - ил маркасы,
Хакимияттә , ахры , аларның атасы.
Урлыйлар бит министрлар hәм башкасы,
Күп урласаң - юк икән нарда ятасы.
***
И , авылым , син мөкатдәс идең,
Илгә - көнгә саф инсаннар бирдең,
Әллә инде сиңа күзләр тиде, -
Бетерәләр , корыталар сине...
***
Тотканда туктаусыз шул шайтанның күәсен,
Әйттең: " Чәпчемәгез , барыбер , бер уләсең."
Тоткач әҗәл яканнаң , акты күз яшең,-
Беркемнең дә килми шул hич тә үләсе!
***
Иң югары әхлак - намуслы булуда,
Намуслы булу - һәркемнең үз кулында.
Иманлы булу ул Аллаһтан куркудан,
Курыкмыйча саф булу - йә ни зур шуннан?!
***
Әшнәлек - чирдер ул үтә йогышлы,
Уйлыйсың:
Яңа түрә ияртмәс дип бу йогышны.
Юк икән , нәфес җирлек йогышка,
Чирле ул да,
Мәгърүр булса да карап торышка.
***
Әйтерләр: күрмисеңме син яктылыкны?
Шигыреңдә чәчәсең гел моң-зарны.
Күрәм , тик нур җәелсен өчен җиhанга,
Утап атарга кирәк җыен чүп-чарны!
***
Кыю белән Дию чыктылар алышка,
Кыюмы , Диюме җиңәр бу алышта?
Дию өч башлы - ришвәт, бурлык, кландаш,
Кыю чаба , Диюдә үсә кабат баш!
***
Хаклык хөкеме яңгырый бик кәттә:
"Карак утырырга тиеш , әлбәттә!
Тик кемнәрдер бирәләр башка фәтва;
Караклар утыралар хөкүмәттә!
***
И, татар , мескен мени без әле hаман?
Аз синдә дә татар рухы, әй , Шәhри Казан!
Урыс hәм читләр рухы, баксаң да кайда, -
Урын түрдән итальян, япун hәм кытайга.
***
Рәнҗүдә Тукай - җимерделәр оясын,
Милләттәшләр, бик соңлап яшьне коябыз.
Әрсезләргә hаман да юл куярбызмы,
Милләт астында җир уба, шуны тоябызмы?!
Милли булган заманында Печән базары,
Яңа бистә , Болак арты , Каравайлары,
"Милләт! " - дигәннәр Рәмиләр, Апанайлары,
Үз утарларын бизи шул заман байлары...
***
Безнең илнең түрәләре " булдыксызлар ",
Утыралар кәнәфидә арт шомартып.
Хатыннары йөзәр миллион акча "эшләп ",
Банкларга өлгерә алмыйлар бушатып.
***
Кем соң бездә хәзер эшче , гади халык,
Нигә аңа бөтен җирдә юллар ябык?
Каhарманнар - үтерүче , фәхеш , байлар,
Алдаркарак , педофильләр , акыл сайлар.
***
Безнең халык нык сыналган - экстра,
Ничек кенә таламыйлар - чыдап тора,
Тотсалар да ачлы-туклы - эшләп тора,
Чын феномен яралткансың - рәхмәт, Хода!
***
Язмам, диеп, суз дә бирәм мин чынлыкта,
Тик каләмем тарта кабат шул сазлыкка.
Сазлык киң, тирән туфан-дәрьяләр хәтле,
Ришвәтчелек - мәңге кипмәс ил афәте.
***
Икътисадны хәзер көйли , диләр , базар,
Көйли-көйли нәфеслеләр , әнә , аза
Котырына ришвәт , алдау , башка үләт,
Көйләнелгәч, нәрсәгә соң ул хөкүмәт?
***
Гаҗиҗ итә чишә алмый hәр кавемне
Мәңгелек hәм авыр сорау - кем гаепле?
Бездә ачык - влач белән акча булса,
Бер мескенгә аударалар бар гаепне.
***
Булыйм дисәң илгә танылган батыр,
Курыкмыйча, явызны җиргә батыр.
Явызлар күп түрәләр төркемендә,
Андыйлардан калыкмасын беркем дә!
***
Саф түрәләр безнең илдә булырмы?-
Гел чеметү үземне дә туйдырды.
Уйлыйм садә: инде болар бетмәктә,
Ә алар... үрмәлиләр хөкүмәткә!
Канун йомшак , азу арта , тәртип хана,
Бер зиhенле әйтеп калдырган бит , әнә,
"Күмәч урласаң - урының булыр төрмә,
Тимерюл урласаң - булырсың зур түрә!"
***
Кем дисезме ошбу илдә батыр җан?-
Ул - утлар , сулар кичкән чал ветеран.
Алда көтә аны тагын зур сынаулар;
Яшь арттыру , пинсә өтү күк янаулар..
***
Думабыз бар - депутатлар сирәк йөри,
Кануннар бар - күпләр аны бар дип белми,
Җиребез бар - халык аны рәтләп сөрми,
Хөкүмәт бар - министрлар казна талый,
Түрә-карак череп байый - күрми казый,
Крәстиән җире булып , фураж урлый,
Акыл белән Рәсәй-илне аңлап булмый.
Фаварис Галиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250