Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чордашлар

Быел «Сорнай» җәмгыяте басуында үткәрелгән комбайннар парадында «Сосна» хуҗалыгының мәрхүм рәисе Фәрит Исмәгыйлев «бик булган ике егетебез монда» дип Расил белән Тәлгатьне фотога төшерттергән иде.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан газетага материаллар әзерли башлагач, шушы рәсемнәр килеп чыкты. Хуҗалыкның баш инженеры Нияз Гыйбадуллин аларның икесе турында да бик җылы сүзләр әйтте. Хезмәт стажлары ике дистә елдан артык икән инде.Расил Зыятдинов (рәсемдә) хәзерге «ДОН-1500» комбайнында гына да быел унберенче сезонын эшләгән. Басудан ындырга 939 тонна ашлык суктырып озаткан. Урак тәмамлангач, комбайнын юып, чистартып куеп ел саен тракторга утыра икән. Хәзер «Т-150» тракторына арба тагып силоска кукуруз массасы ташый. Ә язын шушы тракторына культиваторлар агрегаты көйләп ел саен чәчү өчен тәгаенләнгән басуларның зур өлешен ул эшкәртә икән. Улы Рүзәл дә әтисе һөнәрен сайлаган. Нормадагы училищеда механизатор һөнәре үзләштереп инде өченче сезонын «МТЗ-82» тракторында эшли. Кыр эшләрендә катнаша. Ул да силос чокырына кукуруз массасы ташый, ди.

Тәлгать Зарипов (рәсемдә) быел «КСЗ-812» комбайны белән 921 тонна ашлык суктырып алган. Ел саен ярдәмче итеп улын алып йөри икән. Быел да Казанда авыл хуҗалыгы академиясендә укучы улы Данис белән эшләгән. Данис яз көне дә кайтып әтисе янында ярдәмче булып эшли. «Т-4» тракторында бергә чәчү чәчәләр.

Чордашлар - Расил белән Тәлгатьнең хезмәтләре өчен алган бүләкләре дә бер чама. Сабантуйларда да, алдынгылар слетларында да макталган кешеләр. Район җитәкчелеге биргән Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатлары күп.
Хәлил НӘКЫЙПОВ фотолары һәм тексты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250