Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чүп-чар, чирәм якмаска!

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан территориясендә язгы-җәйге чорда янгын чыгу ихтималы арту сәбәпле, янгынга каршы махсус режим кертелде.

Чүп-чар, чирәм якмаска! Яз җиргә җылылык алып килә, карлар эри, кар астыннан узган елгы коры үләннәр чыга, кайберәүләрдә аларны яндырасы теләге уяна. Тукта! Коры үләнне һәм чүпне яндыру бик куркыныч! Нәкъ менә чирәм яндыру урман һәм торф янгыннарына китерә дә инде. Саксызлыклары аркасында кешеләр үзләре үк тә зыян күрә. Яз көне коры үләнгә ут төртүдән шәһәр янындагы өйләр, дачалар, хуҗалык каралты-куралары яна. Коры үлән ул бик тиз кабынып китүчән, аның яну халәтен көйләү кыен, шуңа күрә хуҗаларның күз алларында ук ялкын дөрләп кабынып китеп, тиз арада коймаларга, агач корылмаларга үрмәли, дачасыз да калдыра. Янгыннар күп очракта кешенең үз гаебе аркасында чыга. Ял, бәйрәм көннәрендә күпчелек иптәшләр дачаларга юл тота, табигатькә чыга, янгын куркынычсызлыгының гади генә таләпләрен дә үтәмичә учак яга һәм шуны сүндерергә оныта, урманда сүндерелмәгән тәмәке төпчекләре ыргыта.

Махсус режим вакытында учак ягу, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Моннан тыш, режим вакытында ачык һавада азык пешерергә, мангалларда шашлык кыздырырга ярамый. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә бистәдә, авыл җирлекләрендә, халык күпләп ял итә торган урыннарда, урман тирәлекләрендә даими рәвештә рейдлар бара.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган очракта, РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.4 маддәсе буенча административ җәза бирү каралган: физик затларга – 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф.

Режим вакытында штрафлар икеләтә артачак.

Хөрмәтле районлдашлар! Исегездә тотыгыз, янгыннардан саклануга зур игътибар биреп, сез үзегезнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең дә тормышын һәм иминлеген, мал-мөлкәтен саклап кала аласыз, Онытмагыз, янгынны сүндерүгә караганда, аны кисәтү җайлырак!



 

Рафил Шәрәфетдинов,

Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелегенең өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгынга каршы махсус режим