Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чүп савытлары яңартылды, тик...

Моннан тыш әлеге чүп савытлары тиз тула, чөнки берничә күпфатирлы йортка һәм берничә кибеткә “хезмәт итәләр”

“Безнең ишегалды” программасы нигезендә эшләнелгән йорт янәшәләренә яңача чүп савытлары урнаштырдылар. Элеккегесе белән чагыштырып караганда яңалары җыйнак та, ябык та, тик... һәрбер плюснең үз минуслары да була шул. Чүп ташларга чыккач яңа контейнерларны кул белән тотып ачарга мәҗбүрбез, аяк белән басып ачыла торганнары булса да, безгә андыйлары эләкмәгән (сүз “Чәй йорты” артындагы чүп контейнерлары турында). Моннан тыш әлеге чүп савытлары тиз тула, чөнки берничә күпфатирлы йортка һәм берничә кибеткә “хезмәт итәләр”. Хөрмәтле җитәкчеләр, әлеге контейнерлар санын арттырып булмасмы икән. Кул белән тотып ачып чүп ташлау да уңайлы түгел, дөрес, перчатка киегез диярсез, тик гел-гел перчатка да кул астында булмый. Кайчак балаларга да чүп ташлауны йөклибез. Биредә чүптә актарынып йөрүче сукбай да барлыгын беләсез, антисанитария килеп чыгуын да яхшы аңлыйсыздыр. Мөмкин булса, өстәмә чүп контейнерлары куйганда аяк белән баскач капкачы ачыла торганнарын куегызчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев