Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чүп ягарга ярый, әмма...

Чүп-чарларны ягу җилле көнне катгый тыела 

Көз җитү белән җирлекләрдә бәрәңге алу башланды, шул исәптән шәхси  бакчаларда, бакчачылык ширкәтләрендә бәрәңге сабакларын, шулай ук бакча  уңышыннан калган чүп-чарларны яндыру очраклары еш күренешкә әйләнде. Балтач һәм Кукмара районнарының янгын күзәтчелеге бүлеге халыкны кисәтеп, түбәндәгеләрне үтәүне сорый: 
- бакчада чүп-чарларны ягу җилле көнне катгый тыела; 
- бакчада яки шәхси хуҗалыкта чүп-чарларны ягу корылмалардан 50 метр читтә башкарылырга тиеш; 
- яккан очракта ягу урынын карап торырга, шулай ук яккан вакытта янгын 
сүндерү инвентаре, я булмаса чиләк белән су булдырырга кирәк; 
- ягып бетергәч янган урынны сүндереп, көлен балчыкка күмәргә кирәк. 
Алда әйтелгән кагыйдәләрне үтәмәгән очракта гражданнар Рәсәй 
Федерациясенең админисмтратив кодексының 20.4 маддәсе нигезендә 2 мең сумнан 
алып 3 мең сумга кадәр, шушы ук маддәнең 2 бүлеге нигезендә 2 мең сумнан алып, 4 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкиннәр. 
Исегезгә төшерәбез, бәла-казаны булдырмый калу өчен без һәрберебез дә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә тиеш. 

Балтач һәм Кукмара районнарының янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Нурфат Яппаров

фото​​://karmnov.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев