Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чуарлану яки бүгенге көндә актуаль булу нидән гыйбарәт?

Мондый “модный” сүзләрдән татар эстрадасының йөзек кашы Хәмднюша (Хәмдүнә апа Тимергалиева) да читтә калмады

Беркөнне янәшәмдә генә мәш килеп яшьләр сөйләшә. Галәмәт: тавыш тоны я күтәрелеп, я төшеп китә. Үзәктә интернет челтәрләрендә, телевизорда күп яңгыраган “хайп!”. Мондый “модный” сүзләрдән татар эстрадасының йөзек кашы Хәмднюша (Хәмдүнә апа Тимергалиева) да читтә калмады. Инстаграмдагы бер видеоблогында яшьләргә иярүен раслый ул, янәсе: Карт!, димәгез, беребез дә 16-17 гасырда яшәми, миннән үрнәк алыгыз!

Менә шуннан мин дә “Ок, гугл!” интернет эзләү бүлегенә бастым! “Хайп!”, җәмәгать бүгенге көндә актуаль дигәнне аңлата, үзәктә буласыгыз килсә сез “хайповый”. Кыскача әйткәндә, күңел ачасыгыз килсә дә “хайпить» итә аласыз. Гомумән, бу сүзне яшьләр бик яратып куллана. Татар теле биек кыядан егылып төшәргә торганда менә шундый “чүп” сүзләр очып керде. Татарстанда булмаса да, Рәсәйнең башка төбәкләрендә шундый ише тагын бүтән төрле сүзләрне дә да очратырга мөмкин. Мәсәлән, сезне күпме мактап та “Ватница» дисәләр (бу аеруча да хатын-кызларга әйтелә, укр.сүзе), белегез сез “ахмак”. Әйтелешләре белән артык кылчыксыз кебек тоелсалар да, мәгънәләре аяктан егарга бик мөмкин без куллана торган сүзләрнең. Бүгенге көндә татар телен ни кызганыч, җәрәхәтләнгән җанварга охшатам...аны хәтта артык көчле булмаган башка берәү дә ега ала. Телебезгә каршы чыккан әти-әниләр өчен оялуымнан кызарып, читенсендем. Үз милләтеңнән баш тарту инде бу... шул ук рус телле балалар “мин, татар телен укыйсым килә!”, дип елаганда, “безнекеләр” шашкан төстә, дәррәү каршы чыга. Мәктәптәге укытучыларыбызның сәгатьләре киселде, янәсе, укыта белмиләр. Сорау бирәсе килә, ә ул укытучыларны кем укыткан һәм нинди программа буенча алар эшләрен алып бара соң? Нишләп, шул укытучыларны укыткан мөгаллимнәрне дә селкетмиләр? Сүз дә юк, тел-гаиләдә тәрбияләнә, ләкин үз теленә каршы чыккан әти-әниләрдән дә ни көтик?.. Сер түгел, балабыз, русча, инглиз телендә берәр сүз әйтсә, зур горурлык, ә татар телен ул болай да белә,дибез. Бәлки татар телен укытабыз дип, артык төптән үк каерып “синтаксис” һ.б. үзләштерткәнче, азрак җиңелрәк итеп укыту программаларын төзергәдер? Һәр мөгаллим дә үз телен камил бирергә тырыша, ә үзләштерү төрлечә булырга мөмкин. Мәрхәмәтле, акыл белән эш итеп, ярсу уятмыйча, телебезне яратып кабул итсәк иде.

Зилә Нургалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тел проблемасы