Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чулпан Габделганиева: Начар сүз ишетеп дәшми калуың мең савап

Минем үземнең махсус машинам юк,соңгы елларда таксилар йөри башлагач бик сөендем. Кайбер кешеләр кемнең акчасы күп шул такси да йөри диләр. Әмма эш акчада түгел. Минем кебек язмышлы (машинасыз) кешеләр өчен бик файдалы ул такси.

Хәзер бик теләп спортзалга йөрим, концертларга барам. Шоферлар дигәндә араларында төрлесе бар,чакырткан таксиның шоферы күтәреп утыртасы барлыгын белгәч, кире борылып киткәне дә була, шоферларга да үпкәләп булмый, кар-яңгыр яуган чакта кире китсә, икенченсен чакыртам. Ә инде таксига утыргач, шоферларның төрле фикерләрен ишетәсең дә, гыйбрәтле хәлләрне алар күбрәк күрә кебек тоела. Алар гел юлда, юл кешесе төрле хәлләр күрә шул.
Мин бер таксист шофер Рөстәм абыйны хөрмәт итәм, менә ул бик итәгатьле, шәфкатъле кеше. Аның турында аерым язармын әле. Юлда нинди генә таксист шоферларга юлыгып, бер-беребезгә карата төрле сүзләр ишетсәк тә,Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга сабырлык бирсен. Начар сүз ишетеп дәшми калуың мең савап.

Чулпан Габделганиева
Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250