Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чулпан Габделганиева: “Рәхмәт сиңа, кадерле укытучым”

Мәктәп еллары артта калса да, ерак офыкларга ал нур булып сузылган хатирәләр күңелгә яктылык өсти. Мин мәктәп формасында, ак алъяпкычымны киеп,тәрәзәдән күзне дә алмый, ашкынып укытучы апамның килгәнен күзәтәм. Әнә ул гүзәл укытучым.

Ишектән килеп керүгә үк, йомшак кына эндәшеп: "Әйдә, дәресне башлыйбыз"дия һәм без өйнең түрендә урнашкан партага утырабыз. Бер көнен дә калдырмыйча мине бик озак еллар Мансура апа изге матур хезмәтен чын күңеленнән башкарды. Онытып буламы соң?! Кулыма каләм алган саен Мансура апаның миңа биргән аң-белеме әле дә маяк, өмет уты өсти.
Үземнең көтмәгәндә башланган иҗат юлымда укытучымның зур өлешен тоеп, бик күп республика күләмендә узган конкурсларда җиңеп, бәхетле хисләр кичереп әле дә куанып яшим. Рәхмәт сиңа, кадерле укытучым. Язмышым нинди булуына карамастан минем киләчәгемне кайгыртым аң-белем аша матур уй-хыяллар уятып, шул хыяллар аша изге максатларга ирешү өчен көчле булырга төпле киңәшләр биргәнең өчен зур рәхмәт.
Минем генә түгел, күпме укучыларның күңеленнән китмәс иң гүзәл, сөйкемле, зур хөрмәткә лаек булган беренче укытучым Мансура апа Ганиеваның шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилее. Мин сезне чын йөрәктән олуг зур юбилеегыз белән котлыйм. Исәнлек-саулыкта хәерле гомер белән тыныч мул тормышта бәхетле яшәвегезне телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250