Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чутай үзен хәйран белгертә башлады бит әле...

Балаларның тырышлыкларын һәм уңганлыкларын күреп сөенеп туя алмыйсың. Аларның һәрьяктан уңган-булган булулары авыл халкы өчен зур шатлык...

«Кечкенә дә, төш кенә!” – әлеге сүзләр нәкъ менә минем авылым турында. Балтач районының иң төньягында, Киров өлкәсе белән чиктәш урнашкан бу авыл турында күпләр белми дә кебек. Еш кына “Мин Чутайдан” диюгә, “Ә кайда соң ул?” диләр. Әмма соңгы елларда авылым үзе турында белгертә башлады. Нөнәгәр һәм Чутай авылларын берләштергән “Кызыл юл” кооперативыбыз да, актив яшьләребез һәм өлкән буын вәкилләребез дә үзләре турында оныттырмый. Хатын-кызлар үзара берләшеп мәдәният йортында бәйләү түгәрәге алып баралар, мәчеттә теләгән һәр кешегә әхлак һәм дин дәресләре уза, авылыбыз уртасында пластиктан эшләнгән шугалак та тик тормый. Спорт сөюче яшьләр кышларын даими шөгыльләнә. Әйтергә кирәк, бу тырышлыклары аларның бушка түгел. 2018 елгы Балтач хоккей лигасы һәм авылдашыбыз, Россия федерациясенең Дәүләт Думасының IV чакырылыш депутаты – Марат Бариев призына үткәрелгән ярышларның чемпионнары алар! Әмма бүген сүз авылыбызның иң нәни, саф йолдызчыклары турында барачак – Чутай мәктәп-балалар бакчасы комплексы тәрбияләнүчеләре турында. Менә инде соңгы 4-5 ел алар безне үзләренең концерт программалары белән сөендереп торалар. Бу безнең авылыбызның кечкенә бер традициясе кебек. Биючеләр, җырчылар, нәфис сүз осталары – барысы да монда! Номерлар бик үзгә, костюмнар матур, оештырылу әйбәт! Быелгы концертка да төрле халык биючеләре, атказанган җырчылар, хәтта бәләкәй “Зинира һәм Ризат Рамазановлар” да килгән иде, әлбәттә инде үзләренең иҗади төркемнәре белән! Җыр-бию сәнгатендә генә түгел, ә башка өлкәләрдә дә булдыра безнекеләр. Әле уку елы бетәргә ике ай бар, ә алар инде күп кенә уңышларга да ирешкәннәр: “Я и красная книга” дигән республика конкурсының муниципаль этабында Гарипов Самат 2 нче, ә Сәләхиева Дилия 3 нче урын (тәрбиячеләре – Гарипова Кәүсәрия Гыйниятовна һәм Нургалиева Гөлнар Бариевна); шушы ук республика конкурсының муниципаль этабында Мәрданова Динә – 2 нче урын, Сәгыйтова Азалия һәм Федина Алинә – 3 нче урын (укытучылары - Абдуллина Флүдә Равилевна, Габделвәлиева Фәйрүзә Мөбарәкҗановна); “Дорога без опасности” республика конкурсының шигырьләр номинациясендә Нургалиева Әлфинә 1 нче урын, такмаклар язу номинациясендә Абдуллина Айсылу 3 нче урын (укытучылары – Рамазанова Рәсимә Харисовна); “Боз өстендә сак бул!” республика рәсем конкурсының муниципаль этабында Гарифуллин Ильназ 1 нче урын, Ибраһимов Рәсүл 3 нче урын (укытучылары – Хәйруллина Рәмзия Миннегалиевна); “Конституция Республики Татарстан глазами детей” республика рәсем конкурсының муниципаль этабында Низамиева Илзия һәм Федина Алинә 2 нче урын (укытучылары - Габделвәлиева Фәйрүзә Мөбәрәкҗәновна); 2 нче сыйныф укучылары арасында Рус теле буенча район олимпиадасында Мәрданова Динә призёр (укытучысы - Абдуллина Флүдә Равилевна). Концертның исеме дә “Җырлыйм, биим туган ягымда!”. Әйе, чыннан да, балалар - безнең киләчәк һәм терәк!

Дилә Гарипова,

Чутай авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл