Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чутайда сугыш чоры балалары очрашты

Шушы көннәрдә Чутай мәдәният йортында «Сугыш чоры балалары» дигән кичә үтте. Бирегә 1933-1945 елларда туганнар чакырулы иде.

Берничә көн алда гына мондый очрашу Нөнәгәрдә дә булды. Һәр ике авылда да өлкәннәрне мул табыннар белән каршы алдылар.
Чарага 18 кеше чакырулы булып, шуларнын 14е бәйрәмгә килә алган иде. Өлкәннәрне тәбрикләргә район социаль яклау җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов, «Кызыл юл» җәмгыяте җитәкчесе Фирдинант Хәйруллин, Нөнәгәр җирле үзидарәсенең ветераннар советы рәисе Наил Салихов килде. Мул табыннар артында урын алгач, хатирәләр өлкәннәрне яшьлек елларына алып кайтты. Шул арада бертуган Нәкыйп һәм Нәфыйк Шәмсетдиновлар залны гармун моңнарына күмде. Яшьлегендә матур тавышы белән күпләрне көнләшергә мәҗбүр иткән Хәдичә апа да түзмәде, җыр сузды. Мәктәп-бакча балалары да өлкәннәребезне матур чыгышлары белән сөендерде. Кичәдә сугыш чоры балаларының язмышын чагылдырган шигырьләр дә яңгырады. Бу минутларда әби-бабайларның күзе яшь белән капланды. Үткәннәр мизгел эчендә күңелдә яңарды. Авыр чорларның тере шаһиты булган абый-апалар бик озак гәп корды. Күңелләрендә йөрткән сорауларга җаваплар эзләделәр, хатирәләре белән уртаклаштылар.
Авыл эшмәкәрләре исә өлкәннәргә күчтәнәч пакетлар әзерләгән иде, әби-бабайларның бик күңеле булды. Алар әлеге чараны оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт әйтте , ил-көннәрнең тыныч, имин булуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250