Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чутайдан Гөлбану Муллагалиева: “Хөрмәтләре өчен рәхмәт!”

Авылыбызда ветераннарга медаль тапшыру тантанасы онытылмаслык булды. "Кызыл юл" җәмгыяте ярдәме, Чутай мәдәният йорты һәм китапханәче кызлар тырышлыгы белән бәйрәм табыны әзерләнгән иде.

Ул телләрне йотарлык мантый, коймак, пироглар дисеңме?.. Авылыбыз үзешчәннәренең җыр-биюләре, араларында онык-оныкчыкларыбыз булган мәктәп укучыларының концерты да һәркайсыбыз күңеленә хуш килде. Барлык ветераннарга да күчтәнәч пакетлар бирделәр, бәйрәм табынына килә алмаганнарның өйләренә барып өләштеләр. Беркем дә читтә калмады. Җитәкчеләргә, хөкүмәтебезгә хөрмәтләре өчен рәхмәт!
Гөлбану МУЛЛАГАЛИЕВА,
Чутай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250