Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чутайның 85 яшьлек ветераны Шәрәфетдин Сәләхиев бүгенге көннән бик канәгать.

Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 14 яшь иде. Без ул вакытта авыл малайлары белән бергәләп атлар карый, төннәрен саклый торган идек. Аннары йөрәкләрне әрнетеп, әтиләрне, ир-егетләр алар белән бергә атларыбызны сугышка алып киттеләр.

Без яшүсмер малайлар җилкәсен авыр хезмәт йөге басты. Пар үгез җигеп басу сукаулар әле дә хәтердә. Укытучыбыз Зәйтүнә апа да безнең янда эшләгәч, бик арысык та сиздермәскә, сынатмаска тырыша идек. Менә шул авыр вакытлар торып-торып искә төшә дә, ничек барысына да түздек икән без, дип куябыз. Инде ул еллар үткәндә калды.
Хәзерге тормышыбыздан бик канәгать булып, карчыгым Оркыя белән гомер кичерәбез. Тормышлар яхшы, өс-башлар бөтен, ашарга-эчәргә мулдан, табыннар сыгылып тора. Күптән түгел Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов Ил башлыгы В.В. Путин исеменнән күчтәнәч пакеты да кертте. Сый-нигъмәт тулы бүләккә күңелебез булды. Безне шулай олылаганнары өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәт. Олыгайган көннәребездә кадер-хөрмәт тоеп яшәве бик күңелле.
Район социаль яклау бүлегеннән беркетелгән шәфкать туташы Илүсә Галиева белән социаль хезмәткәр Руфинә Гайфетдинова да үз балаларыбыздай якын кешеләргә әверелделәр. Һәрчак ярдәм итеп, хәлләребезне белешеп торалар. Ходай аларга игелекле гомер бирсен, үз яхшылыклары үзләренә әйләнеп кайтсын, дип телибез.
Фото: http://gov.cap.ru/info.aspx?gov_id=61&type=news&id=2546054

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250