Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чәй җанга җәй яки Көшкәтбаш Кыш бабае миллек җыя (+бик күп фото)

Көшкәтбаш авылында "Әбиле җәй һәм әбиле чәй" мәҗлесе узды.

Чып- чын әбиле җәй һәм әбиле чәй булды бу мәҗлес. Әбиләребез матур итеп кунакка килделәр. Дүрт самовар кайнады, өстәл тәм- том белән тулды, кайнар пылаудан авыз иттек.
Пылауга авылдашыбыз Шайхуллин Ринат абый гаиләсе корбан ите бирде. Аларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез, нәзер корбанының кабул булуын , гаиләләренә иминлек теләп калабыз. Пылауны әзерләгән Илсөяр апа Ризвановага да олы рәхмәт.
Корбан чалу турында вәгазь, коръән сурәләре укып, ил- көнебезгә бәрәкәт, тынычлык, һәммәбезгә матур, сәламәт тормыш теләп дога укыган абыстаебыз Фәридә апа, матур җырлар җырлаган әбиләребез- Асия апа, Гөлсама апа, Илсөяр апа, мәгънәле шигырьләр укыган Мансура апа, Фәридә апалар мәҗлесебез күрке булдылар.
Тагын бер рәхмәтебез миллек җыеп йөрүче Кыш бабайга. Ул да чабына икән бит! Бүген кояшы бигрәк эссе дип безнең янда бик озак тормады ул))). Алай да безнең кәефләребезне күтәреп китте...
Барлык, мәҗлестә катнашканнарга, оештыручыларга, кунакларны китерүчеләргә дә олы рәхмәтебез. Мондый матур җылы очрашуларның дәвамлы булуын, башка елларда быел кызыгып калучы авылдашларның да кушылуын теләп калабыз!



Лилия Гарифуллина

Фотосурәтләр Фидәлия Вәлиевадан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев