Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Чын күңелдән" - балаларны шатландыручы чара (+фоторепортаж)

Районыбыз күләмендә 13нче ел рәттән үткәрелүче "Чын күңелдән" чарасының исеме җисеменә туры килә дияр идем.

Чөнки Асия һәм Радик Закировлар, балалары Гөлнара һәм Рамил белән әлеге чараны үткәрүгә чын күңелдән алынып, ел саен аны югары дәрәҗәдә үткәрә. 200гә якын бала бу көнне бәйрәм итеп кенә калмыйча, күчтәнәчләр тулы пакетлар да ала, лотерея аша бүләк тә ота. Быелгысының Рамазан аеның беренче көненә туры килүе дә бик сөенечле һәм игелекле гамәл булуын ассызыклый сыман.
- Әлеге чарада беренче елыбызны катнашабыз. Кызыбыз Азалиягә әлеге чара бик ошады. Мондагы балалар бөтенесе дә язмыш сынауларын үтүчеләр. Ә Закировлар гаиләсе һәрбер гаиләнең авыр бер көнен җиңеләйтүчеләр, - ди Балтачтан Гәүһәр Николаева.
Әлеге чара турында газетабыздан тулырак укый алачаксыз, ә хәзергә бәхетле мизгелләрне фотолар аша күзәтә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250