Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чын чыршы кирәк булса...

Хөрмәтле райондашлар! Сагынып көткән Яӊа ел бәйрәмнәре җитә.

Күпләребез өй түрләренә чыршы урнаштырып, бизибез, уенчыклар эләбез. Урманнарны саклау йөзеннән инде ясалма чыршы куюны да хуп күрә башладык. Ә бүлмәгә хуш ис чыгарып, бәйрәм төсен бирүче чын чыршы кирәк булса, бу да авыр мәсьәлә түгел. Чөнки махсус урыннарда ылыслы агачларны хәзер рәсми рәвештә сатып алырга мөмкин. Безнеӊ районда Арча урман хуҗалыгы аерым мәйданнардан киселгән кечкенә чыршыларны сатуга чыгарды. Биеклеге бер метрга кадәрле чыршының бәясе 250 сумнан башлана. 10 метрлы зур чыршыныӊ бәһасе дә зур – 20700 сум түләргә кирәк булачак.

Ә инде туганнарыгызга, якыннарыгызга бүләккә чыршы алып барасыз икән, кулыгызда барлык рәсми белешмәләрнеӊ булуы шарт. Касса чегы яисә накладная, квитанция шикелле тиешле кәгазьләрне үзегез белән алырга кирәк, югыйсә һәр чыршы-нарат өчен 3700-4200 сумнан башлап урман хуҗалыгына китерелгән зыянны капларга һәм шуныӊ өстенә 3000-4000 сум күләмендә административ штраф түләргә тиеш буласыз. Бәйрәмнәр күӊелле узсын дисәк, һәр эшебез төпле, закон кысаларында булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев