Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чын күңелдән котлыйбыз, Гали Гамбәрович!

Хөрмәтле Гали Гамбәрович! Туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итеп, Сезгә сәламәтлекнең иң ныгын, гомерләрнең иң озынын, шатлык-куанычның иң олысын телибез.

Кояш нурлары яктырак балкып, яз сулышы сизелә башлаган көннәрнең берсендә – 7 мартта район почта бүлеге җитәкчесе Гали Гамбәр улы ФӘЙЗРАХМАНОВның гомер бәйрәме – күркәм юбилее.

Инде менә ничә еллар “Хезмәт”ебез почта бүлеге һәм аның авыллардагы бүлекчәләре белән хезмәттәшлек итә. Тырышып башкарган эшебезнең вакытында укучыбызга барып җитүендә почта хезмәткәрләренең роле гаять тә зур. Әлбәттә, әлеге җаваплы хезмәтнең башында Гали Гамбәрович үзе тора, аның принципиальлеге, тәвәккәллеге, таләпчәнлеге һәм бераз гына усаллыгы (шаярып әйтү!) нәтиҗәсендә гасырлар буена дөнья күргән район газетасы хилафлыклар кичерми. Матбугатка язылу чорында да аның ярдәменнән башка һич булмый. Районның йөзе булган газетабызга карата җылы мөнәсәбәте, аңлы карашы, җирле матбугатны саклап калуда башкарган хезмәтләре өчен Гали Гамбәровичка олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Хөрмәтле Гали Гамбәрович! Туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итеп, Сезгә сәламәтлекнең иң ныгын, гомерләрнең иң озынын, шатлык-куанычның иң олысын телибез. Тормыш иптәшегез Миләүшә ханым белән гомер юлларын тигезлектә, мул, имин тормышта, исәнлектә-саулыкта, тазалыкта-байлыкта үтәргә язсын. Көннәрегезне бары тик куанычлы хәбәрләр генә бизәсен, авырлыклар килмәсен. Эшегездә уңышлар гына елмайсын!

Олы хөрмәт һәм ихтирам белән: “Хезмәт” газетасы редакциясе коллективы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз