Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чын остаз булган кеше. Кем ул?

Безнең “Хезмәт” газетасы заманында иң авыр елларда зур хезмәт куеп, зарланмыйча, сыкранмыйча, сугыш чорында ук балачактан тәртә арасына җигелеп басудан кайтып кермәгән, намуслы хезмәте белән чын мәгънәсендә хәлсезләнгән, таркалган авылларны торгызуда, тормышны уңай якка үзгәртүдә маңгай тирен сыпырып, җиң сызганып эшләгән фидакарь затларны онытмыйча, бүгенге җиңелрәк яшәргә күнегеп баручыларга тере үрнәк итеп күрсәтә белә.

Менә бүген миңа шундый сокланырлык шәхес булган Сәгыйрә апа Низамиева белән таныштырырга туры килә.

Балачактан ук бик тере һәм җитез, тиктормас, зиһенле Сәгыйрә җәй буе колхозда эшләп беләк-мускулларын ныгыткач, Арча педучилищесына укырга барып керә. Белемгә сәләтле кыз анда да алдынгылыкны бирми, кулына диплом алуга Түбән Кенәгә укытырга кайта. Эчкерсез, ихлас авыл балаларының укытучыга фәрештә итеп караган чоры булса да, сизгер йөрәкле мөгаллимә күбесе ач-ялангач булган сабыйлар белән бик җайлы уртак тел табып, аларның бөтен игътибарын укуга юнәлтә, матур киләчәккә ышандырып, мавыктыргыч итеп сөйли, катлаулы теманы да җайлы итеп аңлата. Тумыштан ук сәләтле бу кыю укытучы кыз кирәк вакытта таләпчәнлек, кырыслык күрсәтеп, балаларны дисциплинага буйсындыра, аннары мәрхәмәтле йөрәге белән жәлләп кайберләрен юатып-үсендереп тә куя.Үзе бөтен барлыгы белән газиз ана теленә мөкиббән киткән тәмле телле укытучы балаларны такта янында һич курыкмыйча ачык итеп, әйткәненең мәгънәсенә төшенеп сөйләргә, үз фикерен каушамыйча, йөгерек тел белән белдерергә өйрәтә. Аңардан белем алып чыккан республика күләмендә зур җитәкче булып күтәрелгән Марат Әхмәтов, Вагыйз Минһаҗев, Рифат Җамал кебекләр әле дә ана теленең бөтен тылсымын ачарга тырышкан, каушамыйча ачык, фикерле итеп сөйләргә өйрәткән беренче укытучыларын олы рәхмәт хисе белән искә ала.

Җыйнак гәүдәле, эшкә батыр, зирәк-зиһенле кызга авылның асыл егетләреннән булган мәктәп директоры малае Вәкил Низамиевның күзе төшә, һәм алар, һәр ике яктан әти-әни хәер-фатихасын алып, өйләнешеп тә куялар. Мәктәптә каникуллар башлангач иң беренче туган баласын кабык арбага салып, бер ялгызы урманга печән чабарга китә яшь килен. Ә колхозда алдынгы механизатор булып эшләгән ире Вәкилгә җир кардан ачылганнан алып кара көзгәчә чын урак өсте, өйдә булышырга да вакыты бик чикле була. Әле ярый, кайнанам белән кайнатам укымышлы, тормыш рәтен белә торган ипле-мәгънәле кешеләр иде, хуҗалык эшенең күбесе алар җилкәсендә булды, биш баланы да тәрбияләп, эшкә өйрәтеп алар үстереште. Ә без укытучылар, дәрестән бушагач та, агитатор булып колхозда халык арасында булдык, дип искә ала ветеран укытучы. Кызганыч, Вәкил Низамиев 1993 елда вафат була.

– Низамиевларның биш баласы да тәртипле, тырыш, максатчан булып үсеп җитеп, һәркайсы тормышта үз юлын таба. Олысы Гөлсинә ветеринария табибы буларак, эшенә бик җаваплы карап, үз һөнәре буенча районда мактаулы белгечләрдән санала. Балаларның өчесе нәселдән килгән традицияне дәвам итеп, укытучы һөнәре сайлый. Ягымлы-ипле Резеда Субаш мәктәбендә укытканда кияүгә чыгып шушы җирлектә берегеп кала. Ут кебек эшчән тәвәккәл егетләр Рамил белән Шамил – укытучы буларак, мәктәптә яхшы эшләп кенә түгел, җәйге каникул вакытларында комбайнда рекордлы күрсәткечләргә ирешеп тә дан казандылар, ничә тапкыр районның алдынгылар слетында сәхнә түрендә булдылар. Бүген Рамил Кенә мәктәбе директоры буларак үзенең катлаулы, җаваплы вазифасын уңышлы башкарып килә, ә Шамил авыл җирлеге белән идарә итә. Биш туганның һәркайсы сәләтле, тырыш, булдыклы. Шулай да алар арасында балачактан бөтен табигатьтән могҗиза эзләп күзәтергә яраткан Камилләре үзгәрәк холыклы булып җитлегә.  Җыйнак гәүдәле, беренче карашка йомшаграк күренгән авыл егете мединститутта зур конкурслар узып, фәкать,үз тырышлыгы, үҗәт холкы белән бик әйбәт укып, югары стипендияләр алып, табиб дипломы алуга ирешә. Ул халык өчен иң игелекле, дәрәҗәле, үтә катлаулы һәм җаваплы хезмәттә – менә утыз елга якын район хастаханәсендә невролог булып эшли.

Бүген туксан яшен тутырган Сәгыйрә апа, әле дә бөтенсен тәртиптә тотарга тырышкан тынгысыз зат, аңа  ваемсызлык чире йокмаган, һәрнәрсәгә карата үз фикере бар, заман проблемаларын да аңлаган зирәк-зиһенле әбиебез хәзер искиткеч тирән зиһен багажына һәм бай тормыш тәҗрибәсенә таянып, дистәләрчә оныкларына үгет-нәсихәт биреп, шифалы йогынты ясарга тырыша. Заманында мәгариф маягы булган, фидакарь хезмәте белән танылган Сәгыйрә апаның бөтен яктан горурланырлыгы бар, әле шушы казанышлардан рухи дәрман алып яшисе дә яшисе дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сәгыйрә апа 1947-1949 елларда Югары Субаш авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта. Аның укучылары безнең әти-әниләр, аларның күбесе инде вафат. Сәгыйрә апа аларның һәрберсен әле дә хәтерли. Субашка кунакка килгәч безгә үзенең истәлекләре белән уртаклаша. Авыл халкы исеменнән Сәгыйрә апаны олы юбилее белән котлыйбыз. Аңа нык сәламәтлек, балалары һәм оныкларының игелеген күреп озак яшәвен телибез.