Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чын йөрәктән

5 февраль көнне гаиләбезгә уйламаганда, көтмәгәндә авыр кайгы килде. Кадерле тормыш иптәшем, балаларымның һәм оныкларымның яраткан әтисе һәм бабасы Илдус Зөфәр улы Гаязов 59 яшендә кинәт арабыздан китте.

Илдус кешеләргә бик ярдәмчел, мәрхәмәтле, эшендә оста куллы хезмәткәр иде. Ул күп кенә райондашлар күңелендә суыткычлар, кер юу машиналары һәм башка көнкүреш кирәк-яракларын төзәтеп бирүче буларак озак сакланыр.

Шушы авыр көннәрдә безнең кайгыбызны үз кайгыларыдай уртаклашкан, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән Балтач районы ведомстводан тыш сак хезмәте хезмәткәрләренә, элек эшләгән почта бүлекчәсе хезмәткәрләренә, үзем эшләгән 1нче номерлы балалар бакчасы коллективына, ике яктан да барлык туганнарга, күршеләргә, сыйныфташларына, мәрхүмне соңгы юлга озатуда булышкан барлык Сосна авылы халкына, дусларына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын иде, кадерле кешебез.

Гаиләбез исеменнән тормыш иптәше Нурия.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт сүзе