Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чыпчыкмы без, сыерчыкмы – 2

Кешеләрдә генә түгел, кошларда да әйләнә-тирәгә мөнәсәбәт төрлечә.

Игътибар итеп, күзәткәнегез бармы: сыерчыклар үз оясын ничек чистарта да, чыпчыклар ниләр майтара? Мин инде берничә ел бер-берсенә капма-каршы шушы ике күренешне чагыштырып гаҗәпләнәм. Кухня тәрәзәмнән элек үзебезнең сыерчык оясы күренеп тора иде, хәзер каршыдагы күршеләрнең сыерчык оясы күзәтү объекты. Без бала чакта сыерчык ояларын һәр елны чистартып мәш килә идек, хәзер берәүнең дә түбә башларына менеп йөрисе килми. Оя корам дигән кошкайлар үзләре тырыша бу кадәресенә. Кайту белән сыерчыклар эшкә дә керешә: көннәр алып оядан чүпне читкә ташый алар. Томшыклары белән эләктереп алалар да очалар, алалар да очалар... “Әй, җаннарым, нигә әллә кайларга илтеп газапланасыз, болай да меңәр чакрым юл үтеп, арыгансыздыр, алҗыгансыздыр, монда бит сез вакытлыча, квартирант кебек кенә, әнә, чыпчык дусларыгыз кебек, оядан алыгыз да атыгыз,” – дип киңәш бирердәй булам кайчак аларга. Әллә ничә карап торганым бар: сыерчыклардан бушаган ояны чыпчыклар нәкъ шулай чистарта, чүпләрне һич тә ташып газапланмыйлар, оядан башларын тыгып кына җиргә ыргыталар. Тиз дә, җиңел дә... Юкса, алар бу ояда сыерчыклардан бик күпкә озаграк яши. Инде менә шушы күренешне кошлардан уйлау сәләте, акыл сәләте белән аерылып торган  кешеләр тирәлегенә күчереп карыйк. Сыерчыклармы, әллә чыпчыклармы без?

Язга чыгу белән без дә, шушы кошлар кебек, тирә-ягыбызны җыештырган булабыз. Икеайлыклар, декадалар игълан итәбез, өмәләр ясыйбыз, комиссияләр төзибез, рейдлар үткәрәбез, тиешле органнар штрафлар салалар, кисәтәләр... Безнең үзебезгә җирле үзидарәдән яздан көзгә кадәр әллә ничә тапкыр өмәләргә чакырып “сәлам хатлары” килә. Шушы кадәр тырышлыктан соң әйләнә-тирәбез гөлбакча булырга тиештер дә инде. Юк шул, ишегалдын чистартабыз да, урамга түгәбез яки бөтен тирә-якны сасы төтенгә күмеп, чүп-чарга ут төртәбез (шөкер, кануннар кырыслану сәбәпле, соңгы елларда бу кадәресе бик-бик күпкә кимеде, юкса, язын-көзен сулар әмәлләр калмый иде), каберлекләрне тәртиплибез дә, чүбен-чарын зират уртасына, иң әйбәт дигәндә, койма тышына чыгарып аударабыз, зираттан берни дә алып кайтырга ярамый дигән ырымга ышанып, буяу савытларын, пыяла банкаларны, пумалаларны да шунда гына калдырабыз... Иң мөһиме, үзебезнеке чиста, матур булсын, уртак территория ул башкалар “хәсрәте”. Нәкъ шулай уйлаучылар әле күмәк өмәләрдән дә читтә кала. Юкса, чистарткач-тәртипләгәч, үзеңә дә, башкаларга да күңелле. Әнә, өч-дүрт еллап элек районның Кариле зиратын авыл халкы, эшмәкәрләр тырышлыгы белән матурлык үрнәге булырлык дәрәҗәдә чистарттылар, тәртипләделәр, аннан үткән саен соклана торган. Үзебездә дә ике-өч ел рәттән зиратта бик күпләр катнашып, зурдан кубып чистартканнар иде. Әле дә тәртип. Әмма бу тәртипне дә бит дәвам итеп, карап, чистартып торырга кирәк. Аннан соң бер елны, бөтен авыл белән кубып, ташландык клуб, мәктәп бакчаларын, тау битләрен чистарткан идек. Әлегә кадәр ялт итеп утыралар. Кызганыч, кайчакта бердәмлек тә, тәвәккәллек тә җитми шул. Һәм, ни генә дисәк тә, мондый эшләрдә һәр авылның бер патриоты, башлап йөрүчесе булу да кирәк...

Язга чыгуга, олы юл буенда яшәүчеләргә тагын бер мәшәкать өстәлә. Юлаучылар хәзер остарды: тамак ялгап алгач бушаган чүп-чарны, пластик шешәләрне артык йөк итеп машинада йөртми, барган уңайга тәрәзәдән генә ташлап калдыра (сүз уңаеннан, кичен кәеф-сафа корып йөрүчеләр исә безнеке кебек аулак авылларны бик “ярата”. Яздан кара көзгә кадәр алардан калган күпме чүпне җыябыздыр, белмим). Ул чүпләрне кем җыя, алар кая китә дип уйлыйлардыр? Җирле үзидарә системасында эшләүчеләр өстендә бу кадәресе. Тик, кызганычка, елына ничә җыештырсалар да, беркайчан да идеаль чисталык була алмый, чөнки артларыннан ук яңа чүпләр пәйда була. Берсеннән-берсе кыйммәтле машиналарда җилдерү генә культуралылык турында сөйләми, димәк.

Әйдәгез, һәрберебез уйланыйк әле: чыпчыкмы без, әллә сыерчыкмы?

Гөлсинә ГАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык