Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Чик буе сагында» — тарихи традицияләр (фото)

«Чик сакчылары бердәмлеге» тарафыннан, тарихи традицияләрне торгызу, үсмер буында, гомумән, ватандашларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, үз Ватаның белән горурлану хисләре һәм дә илне саклау — һәркемнең бурычы икәнлеген төшендерү максатыннан булдырылган музей республикабызда инде моңарчы да эшләп килде.

700 меңлек грант
Хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый региональ оешмасы һәм Татарстанның запастагы чик буе гаскәрләре ветераннары белән берлектә оешкан «Чик буе гаскәрләре бердәмлеге» рәсми оешмасы 700 мең сумлык грант отып, әлеге музейны сатып алуга ирештеләр. «Республиканың 28 районында эшләде бу музей, менә безгә дә чират җитте, — ди хәрби ветеран Шәүкәт Гаязов. — Мин үзем 2022 елдан бирле «Чик буе гаскәрләре бердәмлеге» оешмасының вәкиле һәм дә райондагы рәисе булып торам. 1985-1987 елларда Ерак Көнчыгыш чик буе гаскәрләрендә Биробиджан отряды 15 нче Кукелево чик буе заставасында хезмәт иттем. СССР — Кытай чик буен бозучыны тотуда катнаштым. Бу чик буе гаскәрләренең тарихына багышланган музей. 1918 елның 26 маенда Владимир Ильич Ленин дәүләт чикләрен саклау турындагы декретка кул куйганнан бирле, шушы чор эчендә Рәсәй чикләрендә нинди батырлыклар күрсәтелгән, нинди тарихи вакыйгалар булган — барысы турында да аңлатырга тырышабыз. Моның өчен стендлар, плакатлар, экспонатларыбыз җитәрлек. Иң беренче чик буйларын кылычлар белән саклаганнар бит, аннан наган, револьвер, винтовкалар кулланганнар. Менә шулардан башлап хәзерге армия кирәк-яракларын тезеп-әзерләп, корып куябыз да, балалар килүгә сөйли башлыйбыз. Иң беренче, 11 апрель көнне Норма урта мәктәбендә кордык, биредә ике көн эшләдек, музейны ике көндә 500дән артык кеше карады, укытучылар, укучылар, ул көннәрдә район мәктәпләренең директор урынбасарлары да бирегә семинарга җыелган иде. Аннан «Балтач» спорткомплексында кордык, биредә зона ярышы иде, биш районнан спортчылар килделәр, 100дән артык кеше булгандыр. Яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә юнәлдерелгән күчмә музей Чепьядагы «Халык-лар дуслыгы» музеенда да урнашып, шул тирә мәктәп укучыларына да файдалы мәгълүматлар җиткерер дип уйлыйбыз. Чиратта район үзәк китапханәсенә урнашмакчы идек, килүче кеше булмас, дип, Салавыч лицеена юл тоттык.

Граф
Музей урнашкан почмакка килеп керүгә чик буе баганасы янында горур басып торучы Граф кушаматлы эт игътибарны үзенә җәлеп итте. Граф — чик буе сакчыларының ышанычлы дусты. Хуҗасы — Урта Көшкәт авылыннан Олег Мамыков. Олег әфәнде шулай ук чик буе сакчысы, запастагы ветеран, балаларга патриотик тәрбия бирү өчен чын күңелдән риза ул. Ә Граф сабыр, сүз тыңлаучан, ачык һавада күнекмәләрен дә күрсәтте, хуҗасының әйткәннәрен тыңлый, ят дисәң ята, бас дисәң баса, еракка аткан таякны да бик тиз алып килеп бирә, таякка ябышса, тиз генә җибәрми, аның болай ырлап ябышуы русча «мертвая хватка» дип атала икән. Куян бул дисәң арт аякларына баса да, алгы ике аягын куян кебек бөкләп куя. Күңелле инде. «Әле бер бинага эт белән кертмибез дигәннәр иде, — ди Шәүкәт Гаязов. — Граф урамда, шул тирәдә иснәнеп йөреп, югалган ачкычларын табып бирде, куанычларыннан кертергә булдылар». Графка сәламәтлек, озын гомер телик, мондый ышанычлы, өйрәтелгән этләр булганда дошманнардан куркып тору юк. Тик менә андый этләр хуҗалары армия срогын тутырып кайтып киткәч, аерылуны бик авыр кичерәләр, кайгыга баталар икән.

Кечкенәләргә кызык
Музейны, әйткәнебезчә, мәктәпнең барлык укучысы да тамаша кыла. Аеруча да башлангыч сыйныф укучылары бик кызыксынучан. «Нәрсә бу?», «Моның белән нишлисе?» — сораулары бихисап, эт тирәсендә дә берөзлексез бөтереләләр. Моны күреп, күчмә музейның йогынтысының барлыгына инанасың. Музейны әйдәүчеләр Шәүкәт Гаязов, Ринат Нурисламов (Ринат әфәнде Алан авылында туган, 1981-1983 елларда Чик буе гаскәрләрендә һәм Әфганстанда хезмәт итә), Дилүс Гатиятуллин («Ватан сакчылары» фондының Балтач районындагы координаторы) чик буе гаскәрләре барлыкка килү тарихыннан башлыйлар, экспонат буларак куелган коралларны аңлатып, ничек итеп эшләвен төшендереп тәмамлыйлар. Үзара фикер алышып, сөйләшеп, әңгәмә рәвешендә үткән очрашудан һәркем канәгать каладыр, чөнки тыңларга да кызык, уйландыра да, кайчак күзләрне дә яшьләндерә. Зур сыйныфлар исә кораллар белән күпмедер таныш, сорауларга да җавапны тиз бирәләр, армия кирәк-яракларын да таныйлар.

Яшел төс
Гомумән, музей үзенә җәлеп итә торган, данлык-лы хәрбиләрнең стендлары да эшләп куелган, мәсәлән, Федор Николаевич Карацупа, ул полковник, 20 ел хезмәт итү дәверендә 338 чик буен бозучыны тоткарлаган, коралларын куярга теләмәгән 129 шпионны һәм диверсантны юк иткән. Шулай ук полковник Никита Федорович Кайманов, «бер абзый Каймановка багышланган стендны күреп елап ук җибәрде, Бөек Ватан сугышында минем әтинең җитәкчесе булган кеше бит бу дип», ди Шәүкәт Гаязов.


Яшел фуражкалар... Чик буенда хезмәт иткән ир-егетләр кайчак үзләрен шулай дип атый, яшел төс — яхшы, тынычландыра торган төс санала, һәм чик буе гаскәрләренең символы да. Әлеге музей бүгенге көн вакыйгаларын калкытса да, тормышларыбыз гел яшел, матур төсләрдән генә торсын иде. 28 майда — чик буе гаскәрләре үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә, Рәсәй чик буйларын саклый башлауга 106 ел була. Бәйрәмгә әзерлекләре матур барган кебек, ватан сакчыларының бәйрәмнәре дә күркәм узсын. Ә менә музейны тамаша кылмый кала күрмәгез, бүгенге көн вәзгыятен өлешчә аңлау өчен генә булса да музейны карарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих