Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чишмәләргә икенче сулыш өрүчеләр. Кемнәр алар?(фото)

Узган якшәмбедә мелиорация хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр һәм, гадәттәгечә, ул кызу эш вакытына туры килде.

Бүгенге көндә «Мелиоратор» Балтач җәмгыяте Балтач районыннан тыш, күрше районнарда һәм хәтта күрше республикада да эш алып бара. Бүгенге көндә алар нинди юнәлештәге эшләрне башкаралар, бу тармакта кемнәр хезмәт куя, болар хакында җәмгыять белән 20 елдан артык җитәкчелек итүче Хәниф Бариев белән сөйләшеп уздык.
– Хәниф Нәкыйпович, мелиорация хезмәткәр-ләре кемнәр алар, сүзне шуннан башлыйк әле. 
– Алар авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын арттыру өстендә эшләүчеләр, сазлыкларга әйләнгән басуларны киптереп, киредән чәчүлек җиренә әйләндерүчеләр, басуларны сугару юнәлешендә максатчан эшләп килүчеләр. Элек инде туфракны известьләү дә, тирес һәм торф кертү дә мелиорация хезмәткәрләре башкара торган эш булган. Бүгенге көндә инде без нинди эш бар, барысын да эшлибез – йортлар да салабыз, чишмәләр, парклар, күперләр, плотиналар да ясыйбыз, сулар да кертәбез, үләт базларын ремонтлыйбыз һәм башкалар.
– Елдан-ел төрледән-төрле эшләр башкарып киләсез, узган ел һәм быел башкарган эшләрегезне дә санап китегезче.
– Узган ел безнең оешма көче белән Яңгул авылында яңа плотина төзелде, Бөрбашта яр кырые ныгытылды, Сосна һәм Борнак авылларында берәр йорт төзелде, Балтачта Шушма яр буе паркының дәвамы эшләнде. Үзара салым акчасына Салавыч авылында күл яңартылды, Чапшарда спорт мәйданчыгы эшләнде һәм һәйкәл территориясенә брусчатка җәелде, Ушма, Биктәш һәм Пыжмара авылларында үләт базлары төзелде. Балтач районыннан тыш без әле күрше районнарда да эшлибез. 2021 елда Арча районының «Северный» хуҗалыгына 600 гектар җиргә сугару сис-темасы ясаган идек, узган ел шуның өчен  Шекә авылында яңа плотина төзедек. Кукмара районында мегаферма төзелә иде, без шунда ферма салырга планировка ясадык. Инде быел башкара торган эшләргә килгәндә, бүгенге көндә Салавычта плотина зурайтып, күләмен арттырабыз, аның фильтрациясе көчле иде, шуны туктатырга бер як яр кырыен ныгытабыз кызыл балчык белән һәм киләчәктә монда «Татарстан» хуҗалыгы басуларын сугарырга су күләме дә арттырыла. Балтачта мәңгелек ут янәшәсендә парк төзибез. Анда спорт мәйданчыгы булачак, велосипедчыларга һәм җәяүлеләргә йөрер өчен махсус юллар эшләнә. Бистәнең Фазлыев урамында бүгенге көндә свайлар кагып, бик кирәкле җәяүле юлы эшләнә. Бу инде белгәнебезчә берничә ел элек салынган, Балтачны әйләнеп үтә торган юл һәм җәяү йөри торган райондашларыбыз өчен монда мондый юл салу бик мөһим иде, чөнки моңарчы бу юлдан җәяү үтүчеләр транспорт йөри торган юлдан йөрергә мәҗбүр иде. Соснада үзара салым акчасына Сабантуй мәйданы әзерләп куйдык, татар халкының милли бәйрәме икенче елга инде шунда гөрләп узар дип ышанып калабыз. Арча районында быел да башкара торган эшләребез бар. Яңа Кырлайда плотина чистартылып, ремонтлана. Киләчәктә монда Габдулла Тукай музее белән Сәгъди абзый йорты араларында катамаран һәм көймәләр белән йөрү мөмкинлеге дә эшләнәчәк. Хәсәншәех авылында чишмә һәм күл ясыйбыз. Мари Иле республикасында зур плотинаның төбен чистартабыз.
– Хәниф Нәкыйпович, шушының кадәр эшләрне башкаруда фидакарь хезмәт күрсәтүче коллективыгыз белән дә таныштырып үтегезче.
– Үзебезнең механизатор егетләр, эретеп ябыштыручылар, төрле эшләрдә йөрүче эшчеләребез алда санап киткән эшләрнең һәрберсенә зур өлеш кертәләр. Механизаторлардан Раушан Габбасов, Рамил Хәлиуллин, Александр Тихонов, Олег Пчельников, Рафис Хәйруллин. Рүзәл Габдрахманов, экскаваторда хезмәт куючы Азат Гарифуллин, Рашит Шәйхетдинов, шоферлар Радик Иванов белән Рашат Газизов бик тырышып эшлиләр. Эретеп ябыштыру эшләрен башкаручы, басма, күперләр нык булсын өчен тырышып үз көчләрен кертүчеләр – Андрей Шишкин, Ильяс Сәетов һәм Ринат Гыйләҗев. Полиэтилен торбалар ябыштырып, басуларда сугаруны, суүткәргечләрне эшләүче тырыш егетебез Рафил Мөхәммәтшин бар. Шушы эшләрнең башында торучы прораблар – Алмаз Хәйруллин, Ришат Гайнетдинов, Хәлим Бариев. Баш инженер эшен җиренә җиткереп башкаручы, бөтен кирәкле запас частьлар белән тәэмин итеп торучы – Сергей Мухин. Бөтен хезмәткәрләрне бердәм итеп тотучы, озак еллар шушы өлкәдә эшләүче склад мөдиребез Наилә Гыйләҗева да хезмәттәшләре арасында хөрмәткә лаек кеше. Биредә исемнәре әйтелмәгән һәрбер хезмәткәрне дә, коллективтагыларны да, ветераннарны да һөнәри бәйрәмебез белән котлап, сәламәтлекнең ныгын, гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар теләп калам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мелиорация «Мелиоратор»