Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Cөт һәм ипи кыйммәтләнә

Россия җитәкчелегенә тышкы һәм эчке кыенлыклар белән даими көрәш алып барырга туры килә. Британиядә Мәскәүгә каршы киңәйтелгән санкцияләрне 10 февральгә кадәр үк кабул итеп бетерергә җыеналар.

Кремльдә яңа тыюларны Россия бизнесына һөҗүм дип бәяләп өлгерделәр инде. «Газ сугышы» дип аталган корал сәяси җитәкчелек теләгән нәтиҗәне бирми. Европада инде 9 атнадан ягу сезонын төгәлләргә җыеналар, туңучылар күренми. Кыш алай ук салкын килмәде, Көнбатыштагы газ саклагычларда 39 миллиард кубометр газ бар, бу аларга кышны чыгарга җитәчәк. Себер газын Көнбатышка озатуны киметү базарны югалтуга гына китерде. Гыйнвар аенда Россия Европага 7,2 миллиард кубометр газ озаткан булса, башында АКШ торган сыек газ коалициясе 10,36 миллиард «зәңгәр ягулык» китергән. Февраль аенда «Газпром» бәяләрне төшерергә тиеш, бу аңа Европа базарында лидерлыкны кире кайтарыр, бәлки.

Бәяләргә каршы көрәш фронтында да уңышсызлыклар көтелә. Сөт һәм ипи җитештерүчеләр инфляциянең яңа дулкынын вәгъдә итәләр. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки бер генә тармакны богаулап, бәя күтәрмичә тору мөмкин түгел. «Российская газета»ның сишәмбе саны, үткән ел кәбестә бәясе 4 тапкыр үсте, быел да аңа бәя күтәрелүе дәвам итә, дип яза.

Россиядәге сөт продуктлары җитештерүче иң зур компания – Danone («Простоквашино» һәм «Активиа» брендлары белән танылган) ритейлерларга февраль аеннан сөтне 10 процентка кыйммәтләндереп озатачагын хәбәр итте. Компания сөт продуктларына биржа бәяләренең максималь югарылыкта булуына игътибарны юнәлтә: ел эчендә майга бәя – 45, төргәкләү чыгымнары – 6,9, логистика чыгымнары 6,7 процентка кыйммәтләнгән. Башка компанияләр дә моның белән килешә. Эшкәртелмәгән сөтнең үзкыйммәте 15–20 процентка артуын әйтәләр. Хәер, сөтне төп җитештерүчеләргә сүз бирсәләр, алар сыер имчәгеннән савып алынган сөтнең үзкыйммәте 2–3 тапкыр артуы турында сүз алып бара алырлар иде, мөгаен.

Ипи пешерүчеләр дә сөт җитештерүчеләрдән калышмаска вәгъдә итәләр. Fazer Group дигән компания үз продукциясенә бәяләрнең 16,5–30 процентка артачагын әйтә. Компанияләрнең исемнәрен генә карагыз. Болар – Россия базарын үз кулларында тотучы чит ил компанияләре. Соңгысы, мәсәлән, фин җитештерүчесе. Аңлашыла инде: боларны базарда административ кыскычлар белән көчләп тота алмыйсың. Авылдагы сыер савучының гына китәр җире юк. Болар табыш булмаса, базарны ташлый да китә.

Ипи һәм сөт кенә түгел, башка продуктлар да сикерешле кыйммәтләнә. Газлы су һәм кофе җитештерүчеләр  25 процентка кадәр бәя өстәргә вәгъдә бирәләр.

Чыганак: Ватаным Татарстан ; фото: istockphoto.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт бәясе бәяләр арта ипи бәясе