Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Дәү абый» призына

Районыбызны республикада, Рәсәйдә таныткан Рафис Насыйбуллинның 65 яшьлеге уңаеннан, быел Балтач Сабантуенда күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Районыбызның мактаулы гражданины» дигән иң дәрәҗәле исем бирелгән иде.

Инде менә шушы көннәрдә генә аңа башкалабыздан тагын бер бүләк кайтып төште. Монысы инде, районыбызда авыл спортын, бигрәк тә, татарча көрәшне үстерүдәге уңышлары өчен «Татарстанның физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе.

Узган җәйдә капиталь төзекләндерүдән соң аякка баскан «Кариле» спорткомплексы үзенең беренче чирканчыгын алды. Монысына баһадир көрәшчебез, көрәшчеләребез арасында «дәү абый» булып йөрүче Рафис яшьти сәбәпче булды. Аның тарафыннан үз призына 24нче мәртәбә оештырылучы 2004 елда һәм аннан соңгы елларда туган яшьләр арасында узучы турнир әздән генә республикакүләм ярыш статусын алмый калды. Ярышларыбызга республикада үзенең иң көчле көрәшчеләре белән дан тоткан, төнь-як төбәгендә урнашкан 8 районнан, Киров өлкәсеннән, үзебезнең 16 мәктәптән 151 көрәшче килеп басты. Монысы да Рафисыбызның заманында нинди дәрәҗәле көрәшче булганың раслаучы бер дәлил булды.

– Ярышларыбызга бу кадәр көрәшченең килүе безнең өчен дә зур шатлык булды. Хөрмәтләп килүегез өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Мин сезнең барыгыздан да матур көрәш көтеп калам, – дип район башлыгы Рамил Нотфуллин ветеранга дәрәҗәле билгене тапшырды.

Бай турнир булды бу. Килгән кунаклар, матур-матур медальләр, кубоклар, күләмле акчалата призлар, үзешчән-нәребезнең дәртле биюләре дисеңме – барысы да мулдан булды. Махсус бүләкләргә лаек булган Арбордан Ильяс Шакировның, Шеңшеңәрдән Фидан Батыршинның, Чепьядан Павел Марининнарның шатлыкларыннан сөенгәннәрен күрсәгез сез...

– Районыбыз уңышлары өчен бер сөенсәм, үзем келәм тәмен татыган кеше буларак, көрәшчеләребез уңышлары белән аерым горурланам. Сөенеп кайтам мин туган ягыма, – дип сүзгә кушылды якташыбыз, бәйрәм кунагы Фаяз Шакиров.

Чыннан да, горурланырлык уңышларыбыз  аз булмады агымдагы елда.  Рафис Насыйбуллинның дәвамчысы – 100 килограмм авырлыкта Яңгулдан Руслан Рәфыйковның Рәсәй чемпионатында өченче урын яулавы гына да ни тора!

Келәмдәге ярышларыбызга килсәк, ут чыгарды көрәшчеләребез. Олимпия системасы белән барган ярышларда әкренләп район көрәшчеләренең сафлары сирәкләнә баруы, билгеле, көрәшчеләребез өчен дә, тренерларыбызга да уйланырга җирлек тудырды.

– Бик кирәк иде, безгә бу ярыш, – диде көрәшне көне буе тамаша кылган федерация рәисе Фәнис Шәрипов.

Югыйсә, гел бер көндәшләр белән генә бил алышып җиңәргә өйрәнгән яшьләребезнең кайберләрендә «йолдыз» чире барлыкка килә башлады. Күтәрелгән борыннарны да төшерергә туры килде. Шулай итеп, искиткеч итеп үз югарылыгында оештырылган ярышлардан бар да канәгать калды. Инде дәвамлы эшебез таркалмас дигән ышаныч белән, киләсе юбилей ярышларына хәзердән үк әзерләнә башларбыз дигән уйлар белән таралыштык барыбыз да. Хәер, Раушан һәм Рәмзил кебек уллары, һәрдаим ярдәм кулы сузучы Хәертдин, Самат, Ильмир, Фәнис кебек дуслары, «Татарстан» җәмгыяте ярдәме булганда авырлыксыз узар ул турнир да.

Команда беренчелеген алдан ук сөйләшеп куйганча үзебезнең егетләр арасында гына чыгардык. Призлы урыннарны Бөрбаш, Смәел, Нөнәгәр мәктәпләре көрәшчеләре бүлеште. Инде, 1-4 урыннарны яулаучылар белән танышып үтик. 30 кг.да Мәүлет Ибәтуллин /Кукмара/, Аяз Фәйзрахманов /Арча/, Ильяс Нәбиев /Смәел/, Эдуард Минһаҗев /Арча/. 36 кг.да Булат Абдрафиев /Лаеш/, Йосыф Ибраһимов /Кукмара/, Илназ Гарифуллин /Нөнәгәр/, Ильяс Искәндәров /Арча/. 40 кг.да Ислам Йосыпов /Чепья/, Кәрим Гарифуллин /Норма/, Сөләйман Насыйбуллин /Бөрбаш/, Рияз Низамиев /Саба/. 45 кг.да Алмаз Камалов /Нөнәгәр/, Булат Әхмәдуллин /Саба/, Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/, Кәрим Фазылҗанов /Норма/. 50 кг.да Рамил Дәүләтшин /Мамадыш/, Ранис Заһидуллин /Биектау/, Артур Григорьев /Чепья/, Фәнзил Кәбиров /Арбор/. 55 кг.да Алексей Данилов /Кукмара/, Алмаз Шиһабетдинов /Нөнәгәр/, Ленар Әүхәдиев /Бөрбаш/, Рүзәл Гайфетдинов /Пыжмара/. 60 кг.да Артур Иванов /Кукмара/, Әлфис Галимов /Бөрбаш/, Сәйдәш Хаҗиев /Смәел/, Фидан Гарифуллин /Норма/. 65 кг.да Ранис Зарипов /гимназия/, Әлфис Гыйльметдинов /Арбор/, Рафил Ибраһимов  /Теләче/, Инсаф Нәбиев /Смәел/. 70 кг.да Данил Зиннәтуллин /Арча/, Хәсән Әсхадуллин /Малмыж/, Муса Мортазин /Кукмара/, Данис Гайфетдинов /Нөнәгәр/. 75 кг.да Булат Яруллин /Кукмара/, Ранил Нигьмәтҗанов /Биектау/, Юныс Әхмәдиев /Смәел/, Фәнис Гәрәев /Мамадыш/. 80 кг.да Даниф Моратов /Арча/, Илмир Сафин /Мамадыш/, Алмир Шиһабиев /Теләче/, Радик Рамазанов /Янгул/. Авыр үлчәүдә  Раниф Сәләхетдинов /Арча/, Рөстәм Газизов /Мамадыш/, Инсаф Хәйруллин /Бөрбаш/, Камил Гарапшин /Норма/.

 

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев