Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Данилдан бар да була

Данил Закиров районыбыз күләмендә үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмый.

Районда нинди генә чара узмасын, минем алардан бу баланы очратмый кайтканым юк. Быел Балтачта «Парклар һәм скверлар» елына зур игътибар бирелеп, район үзәгендә ике зур парк ачылды. Шул хөрмәттән, "Сабантуй паркы"нда зур итеп парклар көне уздырылды. Бу көнне ярышлардан мәйдан гөрләп торды. Бер урында йөгерешчеләр чапса, икенче урында чаңгы роллерларында узыштылар. Бер төркем балалар асфальтка рәсем ясаса, икенчеләре кәгазьдән чәчәк ясап, аларны бүләк итеп торды. Бер урында Балтач сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары бәйрәмгә чыккан кешеләргә халык уен коралларында концерт бирде. Данил тагын монда … авызында курай.

Чыннан да исең китәр бу балага. Гимназиянең башлангыч сыйныфында гына белем алса да, бик күп олы җиңүләргә ия булган укучы ул Данил Закиров. Миңа аның белән атна саен диярлек очрашып торырга туры килә. Мине анда иң сокландырганы, аның артык тыйнак булуы. Иптәшләре «шайтан чапканда» да ул аларны тыныч кына күзәтергә өйрәнгән. Хәер, ул вакытта да Данил нидер турында хыялланадыр кебек. Аны әти-әнисе вакытын рациональ бүлергә өйрәткән. Яхшы укуы өстенә, мәктәптән тыш вакытын бер дә бушка уздырмый бала. Мәктәптән кайтуга уен коралын алып, музыка мәктәбенә юнәлә. Бер вакытын курайда уйнауга багышласа, икенчесен домрага багышлый.
Аңың бу өлкәдә ирешкән уңышларыннан минем башларым әйләнеп, алган бүләкләреннән күзләрем камашты. Нинди генә бүләкләр юк анда. Халык иҗатының "Живой родник" республика фестивале, өстәмә белем бирү учреждениеләренең "Укытучы иҗатыннан - укучы иҗатына" республика конкурсы, балалар коллективларының "Виват, Казань" халыкара фестивале, "Этномириада" Бөтенроссия конкурсы, "Созвездие-йолдызлык" фестивале, "Хрустальное сердце мира" дип исемләнгән халыкара фестиваль, Мәдәният министрлыгының "Талантлар бердәмлеге" конкурсы, күрше Саба, Кукмара районнарының, Киров өлкәсе Малмыж шәһәренең регионара фестивальләре, "Күңелдә яз" шигаре астында узган Рөстәм Яхин исемендәге республика татар музыкасы конкурс-фестивале. Менә шуларның барысында берничә мәртәбә катнашып, төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булган укучыбыз Данил. Ул катнашкан һәм җиңү яулаган район конкурсларын санарга күңелем батырчылык итмәде, чөнки бихисап күп алар.

Данилны дөньяга чыгарган тагын бер спорт төре бар - ул шахмат-шашка. Шахматның спортмы, фәнме, сәнгатьме икәнен хәзергәчә ачыклаган кеше юк. Әмма һәркем аның интеллектуаль уен икәнен белә. Менә шуларның барысын бергә бәйли алган укучы ул. Инде менә ничә еллар ул безнең шахмат-шашка ярышларының алыштыргысыз җиңүчесе. Районыбызда үз яшьтәшләре арасында гына түгел, хәтта Татарстан, Россия күләмендә танылу алды. Мәскәү өлкәсендә шахмат ярышларында үз яшендәге авыл укучылары арасында чемпион булган укучыбыз да ул. Монысында инде билгеле әтисе Ринатның, әнисе Гөлназның өлеше аеруча зур. Вакыт, акча кызыксындырмый аларны. Кайда нинди генә ярыш булмасын, Данилны утырталар да юлга чыгып китәләр. Шуңа да Данилебезнең киләчәге бар дип ышанып әйтә алам. Тагын бер талант, зур танылу алып килүче абыйсы Илшат Рәхимбайга алмаш үсеп килә ахрысы. Амин шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250