Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Данис бик яхшы кеше иде...

Шушы елның 7 август көне гаиләбезгә бик зур кайгы алып килде. Тормыш иптәшем, балаларымның яраткан әтиләре Данис, көчле авырудан соң якты дөньядан бакыйлыкка күчте.

Рәхмәт хаты

 

Шушы елның 7 август көне гаиләбезгә бик зур кайгы алып килде. Тормыш иптәшем, балаларымның яраткан әтиләре Данис, көчле авырудан соң якты дөньядан бакыйлыкка күчте.

Данис бик кешелекле, эшчән, бик ярдәмчел кеше иде.

Шушы авыр вакытта кайгыбызны уртаклашып, соңгы юлга озатырга килгән һәм ярдәм иткән барлык дин әһелләренә, “Газсервис” оешмасы җитәкчесе Наил Низмутдиновка, үзем эшләгән 2нче номерлы балалар бакчасы коллективына, җитәкчесе Лилия Хәкимовага, барлык әти-әниләргә, сыйныфташларыма, Данисның хезмәттәшләренә, дусларына, улларымның сыйныфташларына һәм дусларына, туганнарга, күршеләргә, апаемның сыйныфташларына, дусларына чиксез олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Олы йөрәкле кешеләр, безгә эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Амин. Аллаһы Тәгалә сезне ярдәменнән ташламасын.

Урының оҗмахта булсын, Данис.

Тормыш иптәше Гөлназ һәм балалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев