Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Данлыклы табиб-кардиолог Рәшит Миӊнетдинов коронавирустан вафат булган

Актаныштан чыкккан табиб коронавирустан Бангладешта вафат булган

17 июнь көнендә 66 яшендә данлыклы табиб-кардиолог Рәшит Миӊнетдинов коронавирустан Бангладешта вафат булган. Ул Актанышта 1954 елныӊ 25 апрелендә туган, Казан медицина институтын тәмамлаган. Озак еллар МКДЦ хастаханәсенеӊ 2 бүлеген җитәкләгән. Лаеклы ялга чыккач, төрле өлкәләрдә медицина ярдәме күрсәтүне оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнгән. Бангладеш республикасында ул чит ил табиблары корпусында короновирус пандемиясе чорында медицина ярдәме оештыру буенча белгеч буларак катнашкан.

Урыны оҗмахта булсын, Рәшит Шамилович бик күп кешеләргә эчкерсез ярдәм итте, дип язалар социаль челтәрләрдә аныӊ турында.

Фото: business-gazeta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр коронавирус