Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Даруханә тирәли боярышник, пустырник...

Кибетләрдә иртәнге сәгать унга кадәр аракы сату тыела, шунлыктан сәрхүшләргә кыенгарак туры килә, сыра да кыйммәт һәм алар баш төзәтер өчен даруханәгә юл ала.

Анда исә 6-7 сумга гына боярышник сатыла, хроник чирдән арына алмаган бәндә даруханәдән чыгуга ук шул 70 процентлы(!) спиртлы даруны эчеп куя да, шешәсен-кабын шундагы ерганакка тотып ата һәм хәлләнеп китеп бара. Нәтиҗәдә, даруханә тирәләрендә ямьсез "композицияләр" пәйда була. Район җитәкчелеге әлеге күренешләргә битараф калмады, һәрбер даруханәгә кисәтү хатлары юллады, чөнки берничә шешә даруның кеше организмына, аекмы ул, сәрхүшме, ничек тәэсир итүен чамалавы кыен түгел. Теләсә нинди даруны да кирәгеннән артык куллану агулануга китерә, ди табиблар. Ә курыкмыйлар, саталар, исереккә пычак булсын мыни янәсе.. Бер була ул, гел булмый, һәм ул исерек тә берәүнең кадерле баласы булып куйсамы... закон каршына бастырырга да күп сорап тормаслар әле ...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250