Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Даулап алган яңа өен ташлап, Әлфия әби Түбән Кенәгә - җимерелергә җиткән иске өенә кайтып киткән

Арбаш авылына баргач, үткән ел азагында гына бу авылга - зур, матур өйгә Түбән Кенәдән күченгән Әлфия әби Закирова язмышы белән кызыксындым.

Шактый авыр язмышлы бу әбинең берничә еллар дәвамында яңа өй сорап йөрүен, ул гына түгел, Түбән Кенәнең хөрмәтле өлкәннәре дә мөмкинлек булган һәр урында шушы мәсьәләне күтәргәннәрен, авыл җирлегенең ул чактагы җитәкчесе Ришат Нургалиевның да бу мәсьәләне хәл итү өчен ничек тырышканын һәм, ниһаять, үткән елның ноябрендә район җитәкчелеге ярдәме белән Әлфия апаның яңа өйгә күченүен белә идем. Район бюджетыннан, "Игенче" хуҗалыгыннан, кайчандыр Әлфия апа эшләгән "Мехчы" ширкәтеннән бирелгән акчаларга сатып алынган бу өйдә иркенләп, рәхәтләнеп яшисе генә дә бит...
- Әй, ул әллә кайчан үз өенә - Кенәгә кире күчте бит, - диделәр Арбашта. - Миңа мондый зур өй кирәк түгел иде, үз өемдә рәхәт диде, диләр.
Ә минем күз алдымда үткән көз Түбән Кенәдә күргән ярымҗимерек каралты: мең терәүле, такта түбәле өй һәм җимерелеп, җиргә сеңгән абзар-кура... килеп басты. - Районда бүтән бер генә авылда да мондый каралты юктыр. Ул чакта авылның өлкәннәре: "Иртән күз ачуга, Әлфиянең өе ишелмәдеме икән дип курыктык, кайчан шартларлар, кайчан янарлар дип шикләнеп яшәдек. Авыл адәм көлкесенә кала бит дип ничә еллар җан кыйналды", - дип, авылдашларының яңа өйле булуына сөенеп бетә алмаганнар иде.
Аңламассың бу адәм баласын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250