Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Дедовщина» юк, акча түләнә, ди Илһам Шиһапов

Тау астында аерым гына утыручы, үзе аерым бер колхоз булып ничә еллар гомер иткән Көшкәтбаш авылындагы халыкның үзенчәлекле яклары бик күп. Биредә сөенече дә, көенече дә уртак, бәйрәмнәр дә күмәк, кызлары шигъри җанлы, ә егетләре лачындай көчле һәм чын Ватан сакчылары.

Шундыйларның берсе - Илһам Шиһапов белән «заочно» гына күп еллар таныш булсам да, очрашу бәхете күптән түгел генә насыйп булды.

Илһам мәктәп елларыннан математика, информатика белән ныклап кызыксына. Район күләмендә үткәрелгән «Абага чәчәге» бәйгесендә катнашып, үзенең ачышлары, уй-фикерләре белән күпләрне шаккатыра. Туган авылында 9 класс белем алганнан соң, Түнтәргә йөреп укый, аннары ТГГПУга укырга кереп, үзгәреш җилләре кагылган педуниверситеттан КФУ дипломлы белгеч булып чыга. Математика, информатика укытучысы белгечлеген алган егет Чепья мәктәбенә укытырга кайта. Яшь, энергиясе ташып торган, заман белән бергә атлап, дәресләрен укучыларга берсеннән-берсе кызыклы ачышлар белән үткәргән Илһамны балалар да бик яратып кабул итә, бүгенге көндә армиядән дә түземсезлек белән көтәләр үзен. Югары белемле булганга күрә, 2016 елның язында контракт нигезендә Калининградка хәрби-диңгез флотына кече сержант буларак хезмәт итәргә чакыралар аны. Контракт нигезендә хезмәт итүчеләрне төрле вазифаларга билгелиләр, Илһам да бүлекчә командиры булып тора, аның төп вазифалары - солдатлар белән йөрү, машиналарны ремонтлау, шәхси автоматын тәртиптә тоту. Болай хезмәт итүнең уңай һәм тискәре якларын сорыйм солдаттан. - Хезмәт хаклары түләнә: гади шоферларга - 19, бүлекчә командирларына 22-28 мең сум күләмендә. Казармада тору мөмкинлеге бирәләр, анда яшәү бушка. Теләмисең икән фатирга кереп тора аласың. Әлегә минем контрактның вакыты ике ел. Аннары тагын 3, 5, 10, 15 елларга озайтып була. Икенче тапкыр контракт төзеп хезмәт итә башлаганнан соң хәрби ипотека нигезендә фатирлы була аласың. Уйлап карасаң плюсләре күп, ә минуслары юк та кебек. Ләкин көчле рухлы булмаган, озак ияләшә торган егетләр монда бик тиз сынала. Чөнки психологик әзерлекне бик каты тикшерәләр. Алай да аласы тәҗрибәне кайда да, ничек тә аласы инде. Шуңа да барып, сиңа йөкләнгән хезмәтне үтәп кайтуны бары уңай күренеш дип кенә саныйм, - ди Илһам.

Хәзер армиядә «дедовщина» булмауны да раслады егет. Иң төп әйбер - ул шәхси состав, ә шәхси состав - ул солдатлар. Солдатларга шимбә, якшәмбе көннәрендә телефон бирелә. Ял итү сәгатьләре дә каралган икән.

Әлегә 26 мең хезмәт хакы ала ул, акча күп тотылмавын, җыеп барып әти-әнисенә, сеңлесенә җибәреп, аларга ярдәм итә алганына да сөенә егет. Шул ук вакытта анда калу исәпләре белән дә йөрми, кире кайтасы, яраткан эшенә яңадан керешәсе килә аның. Туган йортында көтеп торучы әтисе Илшат, әнисе Рәүфә, сеңлесе Миләүшә чын күңелдән горурланалар Илһам белән. Чөнки гел куйган максатларына ирешүчән егет бу юлы да якыннарының йөзенә кызыллык китермичә, авырлыкларны сиздермичә, үзенең рухи көчлелеге бәрабәренә һәрчак алга омтыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250