Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Декларация тапшырырга ашык

2016 елның 1 гыйнварыннан физик затларның керемнәре турында декларацияләр тапшыру башланды.

Салым кодексы нигезендә, һәр салым елы тәмамланганнан соң физик затлар алган керемнәре турында 30 апрельгә кадәр декларация бирергә тиеш.

Керем декларациясен шәхси эшмәкәрләр, нотариус, адвокат һәм шәхси эш белән шөгыльләнүчеләрдән тыш, түбәндәге төр керемнәр алган физик затлар тапшырырга тиеш: 3 елдан кимрәк вакыт эчендә шәхси милке булып торган теләсә нинди төр мөлкәт сатудан (йортын, фатирын, хосусыйлаштырган бүлмәсен, автомобиль, мотоциклын), гражданлык-хокукый актлар нигезендә (ягъни килешү нигезендә) керем алучылар, арендага бирүдән керем алучылар, кара һәм төсле металл тапшырып керем алучылар, лотерея яки башка төрле уеннарның отышына ия булган очракта.

Декларацияне тутырырга www.nalog.ru Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган "Декларация. 2015" программасы ярдәм итәчәк. Шул ук сайтта салым түләүче физик затның шәхси кабинеты аша декларацияне электрон рәвештә тапшырып та була.

Керем декларациясен 30 апрельдән соң тапшырган очракта, Салым кодексының 119нчы маддәсе нигезендә, штраф санкцияләре кулланыла.

Фото: http://www.time.kg/uploads/posts/1349840392_dohody-1.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250