Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әдиләнең үзе кебек гүзәллек яратучы кызчык-шәкертләре үсеп килә (фото)

Матурлык яратмаган кеше бар микән җир йөзендә? Башкаларга матурлык бүләк итү өчен аны тудыра да белергә кирәк бит әле. Ә тирә-юньдәгеләргә гүзәллек өләшүчеләр күп булмый. Аларның саны күп булса, матурлыкның һич кенә дә кадере булмас иде.

Балтач бистәсендә Әдилә Хәмитовнаны белмәгән кеше юктыр. Чөнки аңа мөрәҗәгать иткән һәр кешене матурлык серләренә төшендерә, ягъни полимер балчыктан әвәләп төрле эшләнмәләр ясарга өйрәтә ул. Әдиләнең кул эшләренә карап сокланып туеп булмый. Шунысы сөендерә: бүгенге көндә аның юлын дәвам итәргә әзер шәкертләре, өйрәнчекләре дә шактый. Әйтергә кирәк: Әдилә кул астында матурлык тудырырга өйрәнгән кызчыклар төрле бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннарга да лаек була.
9 июнь көнне Казан шәһәрендә полимер балчыктан чәчәкләр ясау буенча Халыкара чемпионат узды. Районыбыздан Әдилә әзерләгән берничә кыз катнашты. Иң күп катнашучыларның Балтач районыннан булуын да ассызыклап узу мөһим. Нәтиҗәләре сөендерерлек!
1 урын - Йосыпова Диләрә
2 урын - Галиуллина Раилә
3 урын - Габдрахманова Инзилә

Читтән торып катнашу этабында да матур нәтиҗәләре бар кызларның.
?"Ветка цветка" номинациясендә
1 урын - Йосыпова Диләрә
2 урын - Хәбибуллина Сөмбел

?"Мини композиция в чайной паре 12-17 лет" номинациясендә:
2 урын - Чукаева Карина
3 урын - Зарипова Нәфисә

?"Мини композиция в чайной паре 7-11лет" номинациясендә:
1 урын - Сафина Зилия
2 урын - Николаева Регина
3 урын - Габдрахманова Инзилә

?"Цветочное украшение" номинациясендә:
1 урын - Гарипова Нурия
2 урын - Разыкова Аделина
3 урын - Галимуллина Раилә
.
Димәк, тиздән, ягъни киләсе берничә ел эчендә Балтачыбыз матурлыктан балкып торачак. Чөнки Әдиләнең үзе кебек гүзәллек яратучы кызчык-шәкертләре үсеп килә!????☀?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев