Диләрә: “Кешеләргә ышанмыйм”
Күптән түгел үземнең кыюсызлана башлаганымны сиздем. Ярдәм яки әйбер сорап, кемгәдер шалтыратырга, эндәшергә куркам. Кабат дорфа итеп җавап кайтарырлар,я булышмас өчен сәбәп табарлар шикелле.
Сорауга Балтач районы мәгариф идарәсе каршында эшләп килүче педагогик- психологик бүлек психологы Алсу Идрисова җавап бирә:
- Минем аңлавымча, синең тормышыңда башка кешегә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү һәм аның тарафыннан кире кагылу очрагы инде булган. Күңелеңдә тискәре эз калдырган бу хәлнең кемгә бәйле булуын хәтереңә төшер һәм түбәндәге күнегүне эшләп кара. Берәр кеше янына барып, нәрсә дә булса сорыйсы булганда, хәзер алдыңда торучы кеше белән сине кире каккан кеше арасында 10 аерма тап. Бу төрле аерма булырга мөмкин: яшь аермасыннан башлап, кышкы кыяфәткә кадәр. Аңла: бөтен кеше дә бертөрле түгел. Мөрәҗәгать итәсе кешеңнең яхшы сыйфатларын күреп алсаң, курку һәм борчылу хисе артка чигенәчәк. Тагын бер алым: "Хәзер булмаса, кайчае?" (Если не сейчас, то когда?") дигән сүзләрне үзеңә девиз итсәң яхшы булыр иде. Һәрбер проблеманы кечкенә вакытында, зураеп, синең характерыңа әйләнгәнче, җиңәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев