Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Диспансеризациягә автобус йөртәчәк?

Балтач районында диспансеризациягә автобус кемнәрне йөртәчәк?

“Демография” милли проектының "Өлкән буын" проекты кысаларында Балтач районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансер күзәтүен, онкологик авыруларны ачыклау, скрининг тикшерүләр үткәрү, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтү, ихтыяҗ булганда планлы госпитализацияне үткәрү планлаштырыла.

Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк аз һәм начар хәрәкәтләнүче өлкәннәрне медицина оешмаларына илтү хезмәте даими режимда 2 сентябрьдән эшли башлаячак.

Өлкәннәргә ярдәм бик кирәк. Ул бигрәк тә авылдагы авыр хәрәкәтләнүче ялгыз яшәүчеләр өчен кирәк. Милли проект кысаларында бүлеп бирелә торган яңа автомобиль районның ерактагы торак пунктларыннан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны район үзәк хастаханәсенә китерүне оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм итү программасын эшләү һәм федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, шушы көннәрдә Балтач үзәк хастаханәсендә эшче төркемнең киңәйтелгән киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә хастаханәнең табиблары, социаль яклау бүлеге башлыгы, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры һәм бүлек мөдире катнаштылар. Очрашуда 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне районның медицина оешмаларына илтүне оештыру, кирәкле документлар әзерләү чаралары аша хәбәр итү мәсьәләләре каралды.

Шунысын ассызыклап узу кирәк: әлеге категория гражданнарны, алдан әзерләнгән исемлек нигезендә, авылдагы фельдшерлар һәм социаль хезмәткәрләр хастаханәгә озатачак.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: диспансеризация